Гөлләрендә – пар сандугач...
Узган гасырның 60 нчы елларында бер мәктәптә укыган балачак дустым Зәлидәдән Ватсап битендә хәбәр килеп ирешкәч, шактый мәртәбәле язмага тап булдым: “...
Кызлар эштән җибәрделәр. Нинди матур истәлек калды дип сөенәм. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, барыбыз да яратып, хөрмәт иткән, бар гомерен театрга багышлаган Исламия Мәхмүтованы мәңгелеккә озатканыбызга бүген бер атна. Аның истәлеген яд итеп, “СӨЕМБИКӘ” журналының 2003 елгы март санында басылган язманы тәкъдим итәбез. Мәрхүмнәрнең исемен кузгатуыбыз рухларына дога булсын” - дип башлаган үзенең сүзен дустым Зәлидә ӘКБӘРОВА, дип хәбәр итте безгә Роза КУТУЕВА. “Артистларның сәхнә арты дөньясын ачарга теләп, Мәхмүтовлар гаиләсендә булган искиткеч матур әңгәмә барышында туган истәлек- хатирәләрне журналда бастырып чыгарган идем, шуларны укы әле”-, дигән. Мин әлбәттә, шул мизгелдә үк, язманы укып чыктым һәм аны “Таң” газетасында да бастырып чыгарырга кирәк, дигән фикергә килдем. Рөхсәт сорап, Зәлидәгә шылтыраткач, ул болай диде: “Рәхим итеп, бастырыгыз! Андый бөек артисткалар бармак белән генә санарлык бит. Халык укысын!”
Авторның үзе турында: Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Зәлидә дустым, инде Әкбәрова фамилиясе белән, “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналында бүлек мөдире булып эшли башлый, хезмәт биографиясенең 25 елын татар журналистикасына багышлый. Искиткеч талантлы остазлары Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова җитәкчелегендә эшләргә насыйп була аңа.
Исламия МӘХМҮТОВАны яшүсмер чорымда ук «Кыр казлары артыннан» җыры аша яратып калган идем. Ул чакта ни өчендер бу кыз сөйгәненнән аерылганга шулай моңаядыр дип уйлый идем. Инде Казанга килгәч, Исламия апаның яраткан егете,белән кавышып, бәхетле хатын булуын белдем. Һәм менә күп еллар дәвамында аның һәр уңышына сөенеп яшәүче та- машачысына әверелдем.
Әйе, артистка буларак аны белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Ә менә Исламия ханымның сәхнәдән тыш тормышы күпләр өчен һаман да сер булып кала дисәм, ялгышмамдыр. Бүген минем аның шул йөрәк серләрен сүттереп, түкми-чәчми сезгә дә җиткерәсем килә, хөрмәтле укучым.
Мине театрга
алдылар
Ак хыялларга чорналган унтугыз яшьлек Исламия театр училищесына укырга керергә дип, Казанга килә. Әмма аны: «Соңардың, сеңлем, менә сентябрьдә өстәмә группа җыярга тиешләр, шунда килеп карарсың», – дип кире боралар. Ул көнне Исламия дус кызы Талия белән Казан карап йөри. Кремльгә җиткәч, Исламиянең күзе Спас башнясы диварына беркетелгән «Күчмә театр» дип язылган тактага төшә.
«Кара әле, Талия, безнең авылга шушы театр артистлары килгән иде ич.
Әйдә, Мәйсәрәнең хәлен белеп чыгабыз», – дип, театр ишегеннән кереп тә китә. Вахтер артистларның җәйге ялда, директор белән режиссерның гына театрда икәнлеген әйтә. Шулчак сөйләшкән тавышка бүлмәсеннән чыккан Мөхәммәт Хәмзинга: «Абый, мине дә театрга алыгыз әле?» – дип үтенә кыз. Аның әрсезлегенә шаккаткан директор: «Ә син нәрсә эшли беләсең соң?» – дип сорагач, Исламия күзен дә йоммыйча: «Ә нәрсә эшләргә кирәк? Барысын да эшлим», – дип җавап бирә. Директор белән режиссер тәмам аптырашып торган арада Исламия аларга «Кама буе туган як» җырын җырлап та, Такташның «Алсу» шигырен сөйләп тә өлгерә. Өстәвенә, мандолина белән гармунда уйный белгәнлеген дә әйтергә онытмый. Ә үзе һаман ялварулы караш белән: «Алыгыз инде, өйрәнеп йөрермен», – дип кабатлый. Кызның шулай очынып театрга омтылуын күргән җитәкчеләр бераз киңәшеп алгач: «Син безгә туры киләсең, без сине театрга алабыз», – дип җавап бирәләр. Сөенечтән урамга атылып чыккан Исламия Кремль баскычыннан канатлы кош сыман очып кына төшә.
Очмый ни, аны театрга алдылар ләбаса!
Коелган арыш
һәм паспорт...
Ул чорда авылдан чыгып китү өчен кешеләргә паспорт бирү катгый тыелган була. Шул сәбәпле Исламия дә урып-җыю вакытында колхозда ашлык үлчәүче булып эшли. Ә көннәрдән бер көнне аны пыран-заран китереп ташлыйлар. Хәл болай була. Кайсыдыр комбайннан басуда арыш коела, үлчәүче Исламия исә аны күрмәгән. «Нишләпләр генә йөри ул монда? Зинһар китсен әле шул артистлыгына! Театр дигәннәренә үзем барып сөйләшәм. Ә бу коелган арыш өчен штрафны мин аның артистлык хезмәт хакыннан тоттырып калачакмын!» – дип, ярсый-ярсый Исламияне сүгә бригадир Мөнәвәрә. Бригадирның сүзләре Ходайның амин дигән минутына туры килә. Дөрестән дә, кызның урыны арыш басуында түгел, театр сәхнәсендә булып чыга, Шулай итеп, Исламия авылдан паспорт алып чыгып китә.
Кызны башта күрсен һәм өйрәнә торсын дип, театрның кассиры итеп куялар. Тик сәләтле, җырлы һәм моңлы кызга үзен танытырга озак вакыт таләп ителми. Театрның баш режиссеры Кәшифә Тумашева аңа бик тиздән роль бирә.
Авыл кызыннан ике ай эчендә чын артист ясаган остаз да Кәшифә апа була.
Мәхәббәт
дәрьясында...
Һәр яшь җилкенчәк кызның тәүге гыйшкы булган шикелле, Исламиянең дә армиядән көтеп алган сөйгән егете, гармунчы Гарифы була. Тик язмыш кыз йөрәгендә Гарифныкыннан да кайнаррак мәхәббәт уты кабыза. Һәм ул... бер күрүдән әнә шул башкага гашыйк була да куя.
Эшли башлаган көннәре генә була әле. Театрга озын буйлы, калын тавышлы бик чибәр бер егет килеп керә. «Аны күрүгә бөтен гәүдәм ток суккандай калтырап куйды. Ә тавышы җанымны сихерләде», – дип искә ала бүген Исламия ханым әлеге очрашуны.
Ике көн узуга, алар бергәләшеп гастрольгә чыгып китәләр. Җитмәсә, егет Исламиянең роль буенча партнеры да икән әле. Репетиция вакытында ул: «Исламия, син миңа ярдәм итәрсең инде», – дип, кызның күзләренә текәлә. Йөрәген өттереп алган бу караштан Исламия сүзсез генә елмаеп куя. Башыннан исә: «һичшиксез. Булышырмын да, гашыйк та итәрмен...» – дигән уй йөгереп уза.
Бу калын тавышлы чибәр егет аның булачак ире Хәлил Мәхмүтов була.
Гастрольгә барышлый артистлар сандугачлар җыры тыңларга дип, урман янында тукталалар. Шулчак Хәлил һәммәсен шаккатырып, Исламиягә бер зур бәйләм кыр чәчәкләре җыеп бүләк итә. Артистка Роза апа Ибраһимова: «Эх, егетләр, борыныгызга чиертте бит! Менә бу ичмасам егет!» – дип шаяртып та ала.
Шул көннән башлап Исламия егеткә һәрьяклап ярарга тырыша. Гастрольдә, елга буена ир-атларның киемнәрен юарга төшкәндә, Хәлил күлмәген һәрвакыт үзенә эләктерү ягын карый. Аның яратып кигән зәңгәр күлмәген бөртекли-бөртекли үтүкләвен әле дә булса хәтерли ул.
Кыз егетнең үзенә дә көннән-көн ошый бара. Шулай бер авылда Исламия сәхнә көйләүчегә ачуланып: «Җиттеме-юкмы сиңа?!» – дип тавышын күтәрә.
Ә тегесе ике дә уйлап тормастан, кулындагы чүкеч белән Исламиягә кизәнә. Бу хәлне күзәтеп торган Хәлил, йөгереп килеп, эшчене сәхнәдән алып бәрә. Үзе исә: «Бу кыз җебегәннәрдән түгел икән, моның белән тормыш корсаң да ярый», – дип уйлап куя.
Хәлил абый әйтмешли, әнә шулай шаяртып кына, вакыт уздырырга бер кыз бар, дип башланган эш ике ай дигәндә сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәткә әверелә.
– Без өйләнешәбез, – дип, җитәкләшеп кергән яшьләрне театр директоры Мөхәммәт абый: «Танышканыгызга да ике ай гына бит әле. Сәхнәдә мәхәббәт уйный-уйный инде гашыйк та булыштыгызмыни?» – дип гаҗәпкә кала.
Туй
Никахлар күктә укыла, диләр. Анысы шулайдыр. Ә менә Исламия белән Хәлилнең туе Кремльдә, Казанның Спас башнясында уза. Мәҗлесне театр артистлары күмәкләшеп әзерлиләр. Ә туй шулпасын артистка Һаҗәр Шәкүрованың Әминә апасы өендә пешереп, зур кәстрүл белән троллейбуста алып киләләр.
– Ул шулпаның хуш исеннән троллейбустагы халыкның елмаешканын күрсәгез иде сез! – дип искә ала Хәлил абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев