Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гыйнвар аенда районыбызның өч өлкән яшьтәге кешесе юбилейларын билгеләп үтте

Районның өлкән кешеләрен хөрмәтләп.

Шулай итеп, 2 гыйнварда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина һәм район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина Кече Кызылъярда яшәүче Сәгъдуллин Шаһидулла Сәгъдулла улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа Алексеевск район башлыгы Сергей Демидовтан азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Шаһидулла Сәгъдулла улы Арча районында Яңа Кырлай авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Сугыштан соң Шаһидулла бабай Таҗикстан Республикасына Ленинабад шәһәренә күчеп китә. Өйләнгән, хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Автомобиль базасында слесарь булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта ул кызы Рәфиләдә яши, аның 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

**********

15 гыйнварда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина Алексеевскида яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Антонина Федоровнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырдылар.

Антонина Федоровна Татарстан АССР Алексеевск авылының төп яшәүчесе. Күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы вакытында Антонина әби район хастаханәсендә булган малярия станциясендә эшләде, йортлар буенча йогышлы авырулардан дарулар таратты. 1943 елда ул «Ударница» артеленә бәйләүче булып эшкә керә. Сугышка фронт өчен җылы әйберләр бәйли. Аннары аны кассир итеп күчерәләр, хезмәт эшчәнлеген ул бухгалтер булып тәмамлый. Соңрак артель берничә тапкыр исемен үзгәртә, әмма Антонина Федоровна лаеклы ялга чыкканчыга кадәр әлеге предприятиедә эшләвен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. 1951 елда кияүгә чыга, ире белән ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Антонина әби улы һәм килене белән яши. Аның 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

*********

16 гыйнварда тыл ветераны Шәйхетдинова Мөнҗия Вәлиәхмәт кызына 95 яшь тулды. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырылды.

Мөнҗия әби Зур Тигәнәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында «Олы Тигәнәле» колхозында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, җиде бала тәрбияләп үстерә. Лаеклы ялга ул «Вперед» колхозыннан чыга. Мөнҗия әбинең 14 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X