Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ХАТЫН -КЫЗ БӘХЕТЕ НИДӘ?

ҖЫЛЫ КОЯШ НУРЛАРЫНА ТӨРЕНЕП, ЙӨГЕРЕК ГӨРЛӘВЕКЛӘРЕ БЕЛӘН ЙӨГЕРЕП ЯЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ АЕ - МАРТ ТА КИЛЕП ҖИТТЕ. БАРЫБЫЗГА ДА БИЛГЕЛЕ, ӘЛЕГЕ АЙНЫҢ ИҢ МАТУР, ИҢ ОЛЫ БӘЙРӘМЕ 8 МАРТ ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ. ҺӘРБЕРЕБЕЗ БУ КӨННЕ ТҮЗЕМСЕЗЛЕК БЕЛӘН КӨТЕП АЛАБЫЗ, ЧӨНКИ УЛ БЕЗНЕ - ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРЫБЫЗНЫ ЗУРЛАУ, ИГЪТИБАР КҮРСӘТҮ КӨНЕ. ШУШЫ БӘЙРӘМ...

- ИРТӘДӘН ҮК ЯЛТЫРАП КОЯШ ЧЫКТЫ, ӘЙТЕРСЕҢ ДӘ, ТАБИГАТЬ БӘЙРӘМГӘ ӘЗЕР. БӘЙРӘМГӘ УРТА ҺӘМ ТҮБӘН ТИГӘНӘЛЕДӘН БАРЛЫК ХАТЫН-КЫЗЛАРЫБЫЗ ЧАКЫРЫЛДЫ. БУ БӘЙРӘМ ЧАРАСЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ ҮТТЕ. ӘЙТЕЛГӘН СӘГАТЬКӘ КУНАКЛАРЫБЫЗ ҖЫЕЛЫП БЕТТЕ. БӘЙРӘМ КОТЛАУ СҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН БАШЛАНДЫ. ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАРГА РАЙОНЫБЫЗНЫҢ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ИДАРӘСЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ГАЗИНУР МУСИН ДА КИЛДЕ.

УЛ СЕРГЕЙ АНАТОЛЬЕВИЧ ДЕМИДОВ ҺӘМ ҮЗЕ ИСЕМЕННӘН БӘЙРӘМ ТЕЛӘКЛӘРЕ ЮЛЛАДЫ. БӘЙРӘМНЕҢ ХӘЙРИЯЧЕСЕ "АЛГА" КОЛХОЗЫ РӘИСЕ ТӘЛГАТ ХАММАТОВ ТА ҖЫЛЫ ИТЕП КОТЛАДЫ. КОТЛАУЛАР ХАТЫН-КЫЗЛАРЫБЫЗ КҮҢЕЛЕНӘ ХУШ КИЛДЕ. АЛАРГА МАТУР ҖЫРЛАРЫБЫЗНЫ, КҮҢЕЛЛЕ ШИГЫРЬЛӘРЕБЕЗНЕ БҮЛӘК ИТТЕК.

Диләрә Сибатова гүзәл затларыбыз белән таныштырды, Гөлшат Зәйнәшеваның иҗаты, җырлары турында сөйләде, шигырьләрен тәкъдим итте. Шулай ук Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым аның зур батырлыгын чын күңеленнән күзләргә яшьләр килерлек итеп дулкынланып сөйләде. Фәнис абый Яруллин хатыны Нурсөя апага багышлап шигырьләр, җырлар иҗат итә.

Аннан соң "Хатын-кызның бәхете нидә?" дигән сорауга мәгънәле җаваплар алдык. Хатын-кызның бәхете ирдән уңу, балалары исән-сау булу, чыннан да гаиләсе түгәрәк, бербөтен булудадыр, минем уйлавымча. Иң актуаль кайнана-килен темасына да кагылып үттек.

Биредә бик күп еллар килен булып яшәүчеләр, шулай ук үзләре дә хәзер кайнана булучылар. Һәрберсенең күңел кылларын тибрәттек, матур җаваплар ишеттек. "Балам баласы балдан татлы" - оныклар турында да сөйләштек. Алар берсен-берсе бүлеп, ашкынып сөйләп калыйк дип, оныкларының якынлыгын, сагынып көтүләрен бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Спорт бинасының җитәкчесе Рәфкат Сәхәбетдинов та бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чарасы күңелле спорт уеннары, биюләр белән үрелеп барды. Өстәлләр мулдан булды. Матур бәйрәм өчен хатын-кызлар рәхмәт әйтеп таралаштылар.

Бәйрәм һәркемдә дә күңелле мизгелләрен калдыргандыр. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм белән сезне! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, сөеп-сөелеп яшәгез.
***
- 9 март көнне мәдәният йортына бүгенге көндә лаеклы ялда булган ханымнар чакырылды. Кичәбезне "Бер күрешү - бер гомер" дип атадык. Бәйрәм белән котладык, җырладык, биедек. Санаулы сәгатьләр сизелми дә үтеп китте. Олы апаларыбызның киңәшләре, әйтелгән сүзләре безгә - яшь буыннарга гыйбрәт алырлык. Алар бүгенге тормышның матурлыгына сокланып гомер итәләр.

Менә шундый була торгандыр чын татар хатын-кызлары. Сабырлык, түземлек, гадилек бар аларда. Гөлнур апа Сабирова үзенең шигырьләрен сөйләде. Яшьлекләрендә җырлаган җырларны искә алдык. Тагын очрашулар насыйп булсын, дип таралыштык. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев