Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ХИСАП ҖЫЕЛЫШЛАРЫ БАШЛАНДЫ

РАЙОННЫҢ АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ 2017 ЕЛГА ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ЭШЛӘРЕНӘ ЙОМГАК ЯСАУ ҺӘМ АЛДАГЫ ЕЛГА БУРЫЧЛАР БИЛГЕЛӘҮ ӨЧЕН ҖЫЕЛЫШЛАР БАШЛАНДЫ.

Узган сишәмбедә Родники авылының ремонтланган клубында җирлек кешеләре һәм район активы җирлек башлыгы Елена Яковлеваны һәм җирле депутатларны тыңлады. Район башлыгы Владимир Козонков йомгаклау сүзендә җирле хакимият органнары чишәргә тиеш булган ике төп бурычны билгеләде.

Аның сүзләренчә, авыл халкына үзара салым программасында активрак катнашырга кирәк. Кискен торган мәсьәләләрне чишү өчен акча кирәк. Нәкъ менә әлеге программа районның күп кенә җирлекләренә килеп туган хәлдән чыгарга ярдәм итә. Моңа мисаллар җитәрлек.

Авыл кешеләре алдында чүп-чар җыю мәсьәләсе кискен тора. Моннан чыгу юлы бар. Тик тагын җирле хакимият белән халыкның үзара килешүе кирәк. Якын арада гражданнар җыенында чүп-чар түгү буенча үзен район үзәгендә яхшы яктан күрсәткән компания эшли алачак, халыкка бер фикергә килергә генә кирәк.

Февраль уртасында хисаплар тәмамланачак, аннан соң газетабызда җыелышлар барышында халык тарафыннан иң күп күтәрелгән мәсьәләләргә күзәтү ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев