Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Иң гүзәл кеше икәнсез!

Алексеевск бистәсендәге мәчет каршындагы мәдрәсәдә "Ислам дине нигезләре" курсларында башлангыч белем биргән, ягъни намазга һәм Коръәнне гарәп графикасы белән 30га якын кешене укырга өйрәткән Зөлкария апа Мөлекованың тормыш бәйрәме килеп җиткән ләбаса.

Шул форсаттан, аның бер төркем мәчеткә йөреп белем алган укучылары иң изге теләкләр белән хат язган, аны Зөлкария апаның укучысы Минфәния Миңлехәлим кызы ГайнуллоВА юллаган.

- Әйе, яраткан остазыбыз Зөлкария апага 75 яшь тула. Бераз аның тормыш юлы йомгагын сүтеп карыйк. Ул Зур Тигәнәле авылында туа, әтисе Хизбулла абый сугышка киткәндә аңа бары тик өч ай гына була. Көннәрдән бер көнне сугыштан яраланып, госпитальдә озак дәваланганнан соң, туган авылына кайту юлында фаҗигале төстә вафат була.

Шулай итеп, Зөлкария апа яшьли ятим кала. Сугыш чоры, бигрәк тә ятим балаларга, тормышның ачысын-төчесен кечкенәдән татып үсәргә туры килә. Шулай да тормыш авырмы, җиңелме - үз агымы белән дәвам итә. Туган авылы Зур Тигәнәледә урта мәктәп булмау сәбәпле, урта белемне җәяү йөреп күрше 4 км ераклыктагы Урта Тигәнәле мәктәбендә ала.

Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, туган авылына сыер савучы булып эшләргә туры килә аңа. Чөнки ике ел авыл хуҗалыгында эшләргә, аннан соң гына укуны дәвам иттерергә мөмкин, дигән күрсәтмә кулланылышта була. Бу Хрущев вакытында халыктан сыерларны җыеп алу чорына туры килә. Сыерларны хөкүмәткә тапшыргач, күп сыер савучылар, бозау караучылар кирәк булганга шулай эшләнелә.

Шулай итеп, Зөлкария апага да сыер савучы булып эшләргә, укуны кичектереп торырга туры килә. Эшкә өйрәнеп җиттем генә дигәндә, Зур Тигәнәле мәктәбенә укытучылар җитмәү сәбәпле, башлангыч сыйныфта укытучы булып эшләргә чакыралар. "Хезмәтемне яратып башкаргангадыр инде, сыер саву эшеннән елап киттем, сыерларны бик ярата идем", -дип искә ала Зөлкария апа. Вакытлыча дип укытырга алсалар да, бар яктан килгән туры сүзле, энергиясе ташып торган бу яшь кызны бик тиз күреп алалар һәм укытучы һөнәрен сайларга тәкъдим итәләр, үзенә дә укытучы булып эшләү ошап китә, дәресләр үткәрү күңеленә хуш килә. Язмыш аңа тиз генә укырга керергә мөмкинлек бирми.

Шул елны сайлаган яры, сыйныфташы Мөлеков Шамил абый белән гаилә корып җибәрәләр. Бу вакытта Шамил абый Казан авыл хуҗалыгы институтының 1нче курсын гына тәмамлаган була, ә укып бетерергә тагын 4 ел бар әле, Казанда торып укыйсы. Бер-бер артлы 2 кызлары туа, шуңа да карт кайнатасын, авыру кайнанасын ташлап укырга китә алмый Зөлкария апа.

Бары тик тормыш иптәше Шамил абый укып бетергәч кенә ул Казан педучилищесына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. Инде дипломлы укытучы булып, туган авылымда эшлим дигәндә, язмыш бөтенләй башка якка үзгәреп куя, ире Шамил абыйны район үзәгенә сельхозтехникага эшкә күчерәләр.

Татар мәктәбендә укып, педучилищеның да татар бүлеген тәмамлаган башлангыч сыйныф укытучысына рус мәктәбендә эшләргә җиңел булмый. Дөрес, 2 ел РОНОда методист булып эшләү аңа киләчәк эшенә зур этәргеч була.

Балалар белән эшләргә яраткангадыр инде, ул үзе теләп 2 нче Алексеевск мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул балаларны укырга, язарга, санарга, туган якны яратырга, хезмәт кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. "Миңа эшләү дәверемдә яхшы кешеләр белән эшләргә туры килде, шул елларда берничә директор, завуч алышынды. Бар көчемне куеп, тырышып эшләгәнгәдер инде, балалар, аларның ата-аналары, мәктәп коллективы һәм администрациясе хөрмәт итте", - дип искә ала Зөлкария апа эшләгән елларын. Бу хакта күп санлы бүләкләре дә сөйли.

Зөлкария Хизбулла кызы "Россиянең халык мәгарифе отличнигы", "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исемнәренә лаек була, укучыларын укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен район мәгариф бүлеге һәм ТР Мәгариф министрлыгыннан күп кенә Мактау грамоталары, шулай ук "Иң яхшы кабинет" смотр-конкурсларында призлы урыннар өчен дипломнары бар аның. Эш стажы 46 ел.

Ул хәзер дә әле эшләгән елларын сагынып искә ала. "Эшемне яратып башкардым, теләп эшкә бара идем, күңелем сөенеп эштән кайта идем", - ди. Мәктәптән лаеклы ялга киткәч тә Зөлкария апа тик кенә тормый, мәчет каршындагы "Ислам дине нигезләре" курсларына йөри башлый, ул вакытта Чистай шәһәре Әнәс мәчете мөгаллимәсе Рәзимә апа укыткан уку программасын үзләштерә.

Тагын да тирәнрәк белем алу теләге белән Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Гөлсинә Хәкимова дәресләренә дә йөри. "Рәзимә апага, Гөлсинәгә рәхмәтем зур. Алар миңа Исламның биш баганасын үтәргә этәргеч бирделәр. Аллаһының рәхмәте белән мин аларны үтәргә тырышам, үземне бәхетле дип саныйм", - ди Зөлкария апа. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Зөлкария апа үзе генә укырга өйрәнеп калмады, үзе дә өч төркем туплап 30лап кешегә белем бирде. Алексеевск районы мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе, мөгаллимә Гөлсинә Хәкимова, Зөлкария апа, син укытучы булып эшләгән кеше, мин барысына да өлгерә алмыйм, мәдрәсәдә укытырга алыныгыз әле, дигәч, каршы килмәдем, кайбер апаларны үзем чакырып, кайберләре үз теләкләре белән йөреп, Исламның башлангыч нигезләрен үзләштерделәр. Хәзрәтебез Рөстәм дә моны хуплады, ди Зөлкария апа.

Укырга йөрүчеләр дә шатланып бетә алмыйлар, барысы өчен дә рәхмәтлеләр, араларында 75 яшьлек укучылар да, яшь кызлар да бар иде. Мәдрәсәгә йөреп Коръән укырга өйрәнгән Замирә апа Кәлимуллина: "Зөлкариягә Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәтләре булсын. Бер дә ачуланмыйча, сабырлык белән безне Коръән укырга өйрәтте, намазым саен аңа исәнлек теләп дога кылам", - ди.

Фидария Минабетдинова:

- Рәхмәт остазыма, ул безне намазга бастырды, догалар укырга өйрәтте.

Барлык фикерләрне дә язып бетереп булмый, аның ярдәме зур булды. Без, шәкертләре, аның белән кулга-кул тотынып Исламның башлангыч нигезләрен үзләштерергә тырыштык. Без аңа зур рәхмәтлебез.

Зөлкария апа! Бүген сезнең юбилеегыз. Ихлас күңелдән сезне шушы матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сезгә бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык- сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар, оныклар бәхете, тормыш иптәшегез Шамил абый белән тигез гомер итүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев