Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Иң яхшы табиб өчен тавыш бирү

“Ел табибы - Ак чәчәкләр-2018” конкурсы номинатлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды, анда Алексеевск районы медицина хезмәткәре катнаша.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Ел табибы -Ак чәчәкләр” республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 ел бәйгесендә 5 номинация тәкъдим ителгән. Аларның һәркайсында (“Сәламәтлек саклау легендасы»ннан тыш) конкурс комиссиясе тарафыннан финал тавыш бирүгә үткәрелгән өч лаеклы табиб яки табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе).

Җиңүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Сайлау вакытында мөһим рольне интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре уйнаячак.

Безнең районны “ЕЛНЫҢ МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЕ” номинациясендә “Алексеевк үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сафин Зөфәр Сәфәр улы тәкъдим итә. Аның турындагы мәгълүматны һәм тавыш бирү өчен сылтаманы безнең alekseyevsk.ru сайтыннан таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев