Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

И, язмыш, язмыш...

(Дәвамы. Башы газетабызның 18, 27 март, 8, 17 апрель саннарында) Зәки абый Нәбиуллинның "И, язмыш-язмыш" дигән язмасын бирүне дәвам иттерәбез. Бала урлату Уйламаганда-көтмәгәндә тагын да куркынычрак һәм җаваплырак вакыйга аяктан ега язды мине. Яңа туган балалар палатасыннан бер кыз бала югалды, кемдер урлап киткән. Бөтен хастаханәне аякка бастырдылар, биналарны, подвал-чарлакларны,...

(Дәвамы. Башы газетабызның 18, 27 март, 8, 17 апрель саннарында)

Зәки абый Нәбиуллинның "И, язмыш-язмыш" дигән язмасын бирүне дәвам иттерәбез.

Бала урлату

Уйламаганда-көтмәгәндә тагын да куркынычрак һәм җаваплырак вакыйга аяктан ега язды мине. Яңа туган балалар палатасыннан бер кыз бала югалды, кемдер урлап киткән. Бөтен хастаханәне аякка бастырдылар, биналарны, подвал-чарлакларны, гараж-сарайларны актарып чыктылар. Ә бала юк. Бәхетсезлеккә, минем дежур төнем иде. Мине ашыгыч төстә бер палатада күптән түгел генә кергән бер хатынның хәле начар, дип чакырып алганнар иде. Мин анда идем. Шунда ук милициядән, прокуратурадан килеп җиттеләр, сорау алдылар. Мине һәм каравылчыны кулга алдылар һәм тикшерү изоляторына ябып куйдылар. Аннары тикшерүчеләр килде, сорашалар, сөйләгәннәргә ышанмыйлар, "Бала кайда, кайда яшердегез, кемгә саттыгыз?" - дип бәйләнәләр. Мин баланы кемнең кайчан һәм ничек урлаганын аңламыйм. Каравылчы да, мин гел сакта идем, беркем кермәде, беркем чыкмады, бала күтәреп чыгучы булмады, дип аклана. Ә бала юк, аны беркем дә урламаган булса, кая киткән соң ул? диләр. Урамнарда, юлларда шикле машиналарны, балалы кешеләрне, коляска һәм зур сумкаларны тикшерделәр. Нәтиҗәсе ноль. Озак тикшергәннән соң бездән башка гаепле кешеләр булмаганга суд карары нигезендә саксызлык аркасында бала урлауда мине һәм каравылчыны гаепләп, төрле срокларга төрмәгә утыртып куйдылар. Мин, әлбәттә, бу җинаятьнең теге аферист кулы белән эшләнгәнлеген сизенсәм дә, төрле дәлилләрем булмау сәбәпле, ул турыда сүз кузгатмадым.

Тоткынлыкта

Минем өчен сагышлы көннәр, саташулы төннәр белән яңа тормыш башланды. Беренчедән, гаепсезгә срок алу булса, икенчедән, төрмәдәге халәт кешене стресс хәлендә тота Андагы тәртипсезлекләр санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, барлык тоткыннарны контрольдә тотучылар үзләренең башкалардан өстенлекләрен исбатлау өчен барын да эшләргә әзерләр. Анда кемнедер җәберләү, мыскыл итү, мәсхәрәләү, начарлыкка өйрәтү, ирексезләү, мәҗбүр итү яңа килгән тоткыннар өчен авыр. Кайберәүләр хәтта шундый хәлләргә түзә алмыйча, үзләренә кул салалар, ә күпчелек түзә, явызларның таләпләренә буйсына, яшәү өчен тырыша һәм начарлыкка өйрәнә: тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар, иректәге дусларга хатлар җибәрү, анда кемне таларга, кемне үтерергә, фатирын тартып алырга, зур акчалар таләп итәргә күрсәтмәләр бирелгән. Сер түгел, алардан бар да курка, буйсына, хәтта төрмә начальнигы һәм сакчылары да. Миңа бу авырлыкларның барын да татырга туры килмәде, ләкин шулай да башкалар татыганны күрү дә җитәрлек булды.

Баштан миңа да җиңел булмады. Барып кереп исәнләшкәч, минем белән исәнләшәсе урынга төрле сораулар яудырдылар. Сорауларына яхшы җавап бирәм, ә алар ышанмый, каһкаһә белән көләләр. Минем алар белән сүз көрәштереп, каршы торырлык хәлем юк иде, чөнки соңгы стресслы вакыйгалар минем көч-куәтемне күп алган иде. Шуңа мин алардан гафу үтендем дә, дару кабып, ял итәргә яттым. Бәхәсләр шуннан соң да дәвам итте.

Бервакыт күпмедер ай узгач, барактагыларның кәефләре яхшы кичне сөйләшергә булдым. "Кызлар, мине тыныч кына тыңлагыз әле. Безгә сөйләшергә вакыт. Чөнки гомер бушка уза, бигрәк тә сезнең. Сез мине: "Синең ни эшең бар?" - дип гаепләргә ашыкмагыз. Әйтәсе сүзегезне соңыннан әйтерсез. Ә хәзер мине тыңлагыз. Монда без барыбыз да бер хәлдә, исемебез дә бер - тоткыннар. Ләкин эш анда гына түгел, минем сезгә туры соравым бар: "Әйтегез әле, нигә минем белән үзегезне һаман да тупас тотасыз. Минем бит сезгә бер начарлык та эшләгәнем юк. Сезгә ничек оят түгел? Сез бит мине бөтенләй белмисез, бәлки, мин хөрмәткә лаек кешедер. Сез ялгышудан, гөнаһтан курыкмыйсызмы? Без бит барыбыз да адәм балалары, Аллаһы Тәгалә бәндәләре!

Бәлки, сез үзегезне төрмәдәге бөтен кешедән акыллырак дип саныйсыздыр? Бәлки, алар арасында танылган, яхшы кешеләр, мәсәлән, укытучылар, табиблар, галимнәр, дин әһелләре һ.б.лар бардыр? Әйтегез әле, алар сездән начарраклармы? Нишләп алардан көләсез, аларны мәсхәрәлисез, рәнҗетәсез? Мин үземнең социаль хәлем, дәрәҗәм буенча сездән начаррак түгел. Сезнең мине дәрәҗәмә карап түгел, ә кеше буларак хөрмәт итүегезне телим. Без бит бер-беребезгә дошман түгел, шуңа күрә мин сезнең барыгызны да хөрмәт итәм, чөнки без кешеләр, безне аналар тудырган. Табигать-Аллаһы Тәгалә тарафыннан кеше акыллы итеп яратылган. Шулай булгач, акыллы кешеләр булып калыйк, дус-тату яшик, шулай яшәве җиңелрәк һәм күңеллерәк бит. Әйдәгез, бүгеннән башлап, дус яши башлыйк, күрерсез, иртәгә үк күбебезнең кемгәдер начар сүз әйтәсе, начарлык эшлисе килмәс, чөнки аңа уңайсыз булачак, дусларыннан оялачак. Сез барыгыз да яшьләр матурлар һәм чибәрләр, хөрмәткә лаек кешеләр. Кызлар, минем белән килешәсезме? - дим. "Син матур сайрыйсың, укытучымы, әллә психологмы" - ди берсе. Мин аларга ягымлы гына: "Кызлар, вакыт җиткәч, барын да әйтермен, ләкин мин бит әле сезнең кайсыгызның да булса миңа дуслык кулын сузганын күрмим", - дип тегеләрне аптырашта калдырдым.

Аннары, ярый, дусларым, сез уйлашыгыз, киңәшегез, калганын соңыннан сөйләшеп бетерербез, ә мин арыдым, кәефем дә мактанырлык түгел, бераз ятып торам. Минем хәлләрне белмисез бит әле сез, дип мендәргә капланып елый башладым. Тегеләр тагын аптырашта калдылар, чыш-пыш сөйләшәләр, нәрсәгәдер бәхәсләшеп тә алалар. Аннары дәррәү күтәрелеп, минем караватым янына килеп, миңа дәшәләр, минем башымнан, аркамнан сыйпыйлар. "Синең бу төрмәдән кала тагын нинди кайгы-хәсрәтең бар? - шуны безгә сөйләп бир әле. Әйдә, тор, тынычлан, мә, тәмле чәй эчеп җибәр, хәл кереп китәр, күңелең күтәрелер", - дип, мине үгетлиләр. Күреп торам, болар түземсезлек белән минем ниләр сөйләячәгемне көтәләр.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев