Якташыбыз Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы 1949 нчы елның 1нче ноябрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында туган.
Урта Тигәнәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, Кыр Шунталысы урта мәктәбендә үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә.
1986 нче елда Урта Тигәнәле урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Җитәкчелек белән бергә укучыларга тарих фәне укыта. 8 ел мәктәпне җитәкләү дәверендә, ул матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә. Шул елларда мәктәп ике тракторга ия була. Барлык хезмәтләрен бер тында гына санап чыгып булмый.
1994 нче елдан башы-аягы белән балаларга белем бирүнең яңа юлларын эзли, тарихи вакыйгаларны барлау, аларны төрле газета-журналларда бастыру белән шөгыльләнә башлый. «Туган якны өйрәнү» түгәрәген җитәкли. Югары категорияле тарих укытучысы, Татарстанның «Ел укытучысы-2005» бәйгесендә «Талант һәм осталык» номинациясендә җиңүче. Халык мәгарифе буенча СССР Дәүләт комитетының Мактау грамотасы, Россия Президенты указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә.
Ул төбәк тарихына багышланган 100гә якын язма авторы. «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Идел», «Мәгариф» журналларында аның мәкаләләре, методик кулланмалары даими басылып тора. Үзенең көчен шигърият өлкәсендә дә сыный. Байтак кына тезмә әсәрләре, шигырьләре матбугат битләрендә дөнья күреп, күпләгән укучыларның ихлас мәхәббәтен яулады.
Бәдертдин Гыйльметдин улы тарихи китаплар авторы:
«Тигәнәле — туган җирем» Казан «Матбугат йорты» нәшрияты 2005;
«Олы юлда — Олы Тигәнәле» Казан «Сүз» 2006;
Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы. Казан «Сүз» 2011.
Шулай ук тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А. Толстой, Б. Пастернак, Н. Дорожкин әсәрләрен, Ф. Тютчев, А. Блок, О. Хайям, А. Пушкин шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, «Мәгариф» журналында бастырып чыгара. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Олыгаеп баруына карамастан, Бәдертдин Гыйльметдин улы барлык авыл, район, республика җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Хезмәттәшебезне олуг юбилее белән котлыйбыз!
Урта Тигәнәле урта мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев