Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игелекле эшләр эстафетасы

Алексеевск районы, тулаем республика кебек үк, Татарстанда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашында 20 апрельдә старт алган "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясендә актив катнашты.

Социаль проблемаларны хәл итү һәм гражданлык активлыгын күтәрү өчен иреклелек идеяләрен алга җибәрүгә хезмәт итәргә тиешле акция (әлеге акциянең максаты - татарстанлыларны берләштерү, Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча конкрет эшләрне гамәлгә ашыру) кысаларында районның җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм балаларга адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар булып узды.

Мәсәлән, 23 апрельдә, пәнҗешәмбе көнне, яшьгвардиячеләр һәм Алексеевск аграр колледжы студентлары герой-якташларыбыз Николай Мамонов һәм Василий Халев исемнәре белән аталган урамнарны җыештыруга чыктылар. Моннан тыш, волонтерлар Павелкин урамындагы өйләрнең берсенә куелган мемориаль тактаны чистарттылар.

Шунысы үзенчәлекле, бу көнне иреклеләргә әлеге хәлләргә битараф булмаган алексеевскилылар да кушылдылар һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үз өйләре территорияләрен тәртипкә китерделәр.

- "Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары буларак, - ди Мария Ботаева, - без бистә кешеләрен, беренче чиратта яшьләрне актив төзекләндерү эшчәнлегенә тартырга омтылдык. Без шулай ук "Георгий тасмасы" акциясен дә үткәрдек. Ләкин безнең өчен Игелеклелек атналыгы шуның белән генә төгәлләнми әле. Иртәгә, 30 апрельдә, яшьләр Кама елгасының пляж зонасын чистартырга барачаклар.

Һәйкәлләрне, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ялгыз карт кешеләр яшәгән өйләр янындагы участокларны чистартуда "Кайгырту" приюты һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре эшләде.

Алар ветераннар янына бардылар, шуның белән бергә Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга хөрмәт йөзеннән аларның өс киемнәренә Георгий тасмаларын тактылар, ә яшь спортчылар сугыш турында сөйләгәннәрне саф һавада тыңлау өчен табигать кочагына походлар оештырдылар. Язгы игелеклелек атналыгы кысаларында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ветераннарны чакырып, күп кенә чаралар, шулай ук районның мактаулы гражданы Эдуард Хәниф улы Миндубаев истәлегенә шахмат буенча икенче турнир оештырдылар.

Аграр колледж волонтерлары игелекле эшкә тагын бер гаять зур өлеш керттеләр, алар район үзәгенең 1нче мәктәбе сигезенче сыйныф укучылары белән бергә авыр хәлдә яшәүче балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештырдылар, атап әйткәндә, приют балалары өчен уен элементлары белән маскарад костюмлы тамаша әзерләп күрсәттеләр, аларга үзләре эшләп тапкан акчага сатып алган бүләкләр тапшырдылар һәм кечкенә кыз Ксения Борюшкинаны дәвалауга акча җыйдылар.

Мәрхәмәтле эшләр исемлегенә узган җомгада Сахаровкада Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов инициативасы белән оештырылган хәйрия концерты бик әйбәт туры килде. Авыл кешеләре алдында Казан филармониясе артистлары, "Казан" эстрада коллективы һәм район мәдәният йортының "Элита" хореография коллективы чыгыш ясады. Концерт программасы барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә - бүләкләр, ә авылның җәмәгать тормышында актив катнашучы кешеләргә район һәм авыл җирлеге башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу чара Сталинград сугышында катнашкан, бөтен сугышны узган Анна Гунинаның (рәсемдә - уртада) туган көнне искиткеч шәп бүләк булды.

- Нинди матур концерт! - диде Анна Тимофеевна. - Котлаулар, җырлар, биюләр - барысы да күңелемә хуш килде. Җитәкчелеккә, артистларга шундый концерт һәм Җиңү бәйрәменә безгә тапшырылган бүләкләр өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев