Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игътибар! Бала югалды! Шмагин Сергей Васильевич!

Магадан өлкәсе буенча Россия суд приставының федераль хезмәте идарәсе 2012 елның 10 мартында туган Шмагин Сергейны (аның яшәү урыны суд карары буенча әнисе тарафыннан билгеләнгән) эзли.

Бурычлы кешегә - әлеге баланың 1972 елның 23 июлендә туган әтисе, Магадан өлкәсенең Ольск районы, Армань бистәсе кешесе Лысюк Василий Павловичка суд тарафыннан билгеле бер көннәрдә һәм сәгатьләрдә әнисе яшәгән урында балигь булмаган улы белән аралашу тәртибе билгеләнгән. Ләкин ата кеше, суд карарын инкарь итеп, баланы әнисенең рөхсәтеннән башка гына Магадан өлкәсеннән алып киткән, һәм хәзерге вакытта аларның кайда икәнлекләре билгесез.

Магадан өлкәсе буенча Россия Федерациясе тикшерү комитетының тикшерү идарәсе тарафыннан бала югалу факты буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 105 нче маддәсе, 2 нче бүлеге буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгатылган.

Аларның юлда очраган машиналарга утырып барулары ихтимал.

Алар Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендә булырга мөмкиннәр.

Югалган бала турында нәрсә дә булса белүчеләр 8(4132) 649-678, 654-170, 8-914-851-60-97 телефоннары буенча шалтыратсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев