Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игътибар һәм ихтирам калейдоскобы

Бу вакыт дигәне бигрәкләр дә тиз үтә инде. Әле кайчан гына октябрь аена кергән идек, инде бер декадасы үтеп тә бара. Бу ункөнлек Өлкәннәргә багышланган иде.

Күп милләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иткән, авыр тормыш юлы узган Өлкән буын кешеләренә аерым бер игътибар һәм ихтирам күрсәтә торган бәйрәм бу. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларын иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән ук тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Гомерләренең көзенә кергән буын бу бәйрәмне көзнең матур вакытында тикмәгә генә билгеләп үтмидер. Елның фасылы - көз матур булган кебек, гомер көзе дә үзенә күрә матур. Күңелләрнең әле бер дә картаясы килмәгән мәле. Тормыш арбасыннан бер дә төшеп каласы килми. Бер-берең белән очрашасы, хәл-әхвәлләрне белешәсе, әле гел матур сакланганыбызны күрсәтәсе килеп тора. Менә шул максат белән бу Өлкәннәргә багышланган төрле-төрле матур чаралар үткәрелә дә инде.

Безнең Урта Тигәнәле авылында да истә калырлык, күңелгә үтеп кергән чаралар үтте. Республикабызның башкаласы Казанга экскурсиягә, концертка барырга (18 кеше) ниятләдек. Сафина Гөлнур Таһир кызы берсүзсез безгә автобус бирде. “Рәхәтләнеп йөреп кайтыгыз әле”, дип күңелләрне күтәреп җибәрде. Аңа рәхмәтебез чиксез. Көне буе автобус шоферы Александр Казилов безнең барлык теләкләребезне үтәп йөрде. “Униск” залында бик матур концерт карап, төн уртасында гына авылга кайтып кердек. Александр, юлларда исән- имин йөрергә насыйп итсен үзегезгә.

Ә инде 1 октябрь көнне авылыбызның мәдәният йортында Өлкәннәр өчен зур бәйрәм оештырылды. Кичәне алып баручы китапханәчебез Равия Сафина үзенең матур тавышы, җылы сүзләре белән бу бәйрәмгә үзенә бер төрле җылы төс кертеп, уңай мохит тудырды. Авылыбызның имам-хатыйбы Рамис Фәссахов бәйрәм мәҗелесен дога белән ачып җибәрде. Бәйрәмдә катнашучы авылдашларыбыз Бәдертдин абый, Баязитова Наилә махсус шушы бәйрәмгә аталап язган шигырьләрен укыдылар. Ак яулыклы апаларыбыз, ак сакаллы бабайларыбыз, олпат агайларыбыз рәхәтләнеп мул өстәлләр артында кайнар чәйләрен эчеп, гәпләшеп-сөйләшеп концерт карадылар. Ә концертны инде мәдәният йортыбызда эшләп килүче “Ак калфак” фольклор төркеме әзерләгән иде. Ә бит алар үзләре дә өлкән буын кешеләре. Кунаклар һәр чыгышны яратып, алкышларга күмеп каршы алдылар. Һәр кеше рухи азык, күңел җылысы, рәхәтлек алып китте бу бәйрәмнән. Сый-нигъмәтләр өчен район хакимиятенә, шәхсән Гөлнур Таһир кызына өлкәннәр зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Шушы уңайдан авылдашыбыз, тарих укытучысы Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдинов изге күңелле Гөлнур Таһир кызына атап шигырь дә язды әле.

Кояш төсле хатын- кызлар була,

Җылы чәчә алар янәшәңдә,

Йөзләренә елмаю да кунса

Матурая дөнья, көләчләнә

Җилгә ошаганы була хатын-кызның,

Үзгәрүчән алар, җиңел, җилле.

Күбәләк күк тансык галәмгә

Алар белән һәрчак күңелле.

Диңгезгә дә охшашлары була,

Карашлары упкын гуя, төпсез

Серләр дулкынына яшеренгән

Бу күзләрдә сихри тарту көче.

Син бары да: Диңгез,

Җил һәм Кояш,

Йолдызларга якын, җиргә.

Син булдыклы, өлгер чамадан тыш,

Бик кирәк син милләтеңә, илгә!

Бәхетле бул, аяз булсын күгең,

Кирәкле бул һәрбер кешегә.

Зур рәхмәт ярдәмчеллегеңә,

Файдалы бул шулай илгә, көнгә.

Тагын бик матур бәйрәм чарасы мәктәбебездә узды. Ветеран укытучы буларак, үзем шунда катнашкач, язмыйча булдыра алмыйм. Без ветеран укытучыларны ел саен мәктәбебезгә төрле үткәрелгән чараларга чакыралар, онытмыйлар, педколлективның аерылгысыз өлеше дип саныйлар. Без шатланып, бик теләп эшләгән мәктәбебезгә барабыз. Менә быел да Өлкәннәр көненә безне кунакка чакырдылар. Мәктәп директоры Марат Зиннур улы Хәмитшин, ул җитәкләгән коллектив безне ачык йөз, җылы сүзләр белән каршы алдылар. Балалар чыгышларын бик сагынганбыз. Чын ихлас күңелләреннән әйтелгән шигырьләре, өлкәннәргә карата әйткән җылы сүзләре күңелләребезгә бик хуш килде. Укучылар да үз чиратында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында хәтирәләрне яңартып озак кына утырдык. Мәктәп бик матур, анда бар нәрсә дә заманча. Уңай мохит тудырылганы сизелеп тора. Коллектив яшь, эзләнүчән, үз куллары белән мәктәпне гөлбакча ясаганнар. Без мәктәпкә барган саен сезнең зур хезмәтегезне күреп, сокланып кайтабыз. Мәктәп директоры Марат Зиннур улына, коллективка безне шулай җылы каршылап, күңелләребезне күтәргәннәре өчен рәхмәт әйтәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык телибез.

Өлкәннәр ункөнлеген шундый матур, мәгънәле, эчтәлекле итеп үткәргән өчен үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, матди ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә, ЭДЕМ ЧҖҖ җитәкчесе Сафина Гөлнур Таһир кызына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Олыгайган көннәрендә үзләренә дә шундый ихтирамны, игътибарны тоеп яшәргә язсын. Ә үзебез, өлкән буын кешеләре, күңелләребезне картайтмыйча, балаларыбызның игелекләрен тоеп, исәнлектә-саулыкта шулай матур чараларда очрашып яшәргә насыйп итсен. Һәркайсыбыз бу игътибарга һәм ихтирамга лаек.

Гаҗәеп һәм гүзәл нәрсә - тормыш,

Яшәү үзе - нинди могҗиза.

Җиргә килгәнбез без, юкка түгел,

Гашыйк булып яшик тормышка.

(Б.Г.Шәйхетдинов шигыреннән)

Ветеран укытучы КАМАЛОВА Энҗе Минхәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев