Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). “Татар теле” предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Бәлки дәрес баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы телгә нәкъ менә шундый карашта торучы яңа методикалар, дәреслек һәм пособиелар эшли. Мәсәлән, икенче сыйныф өчен грамматика өйрәнү катлаулы булырга мөмкин, кызганычка каршы, бу кайчакта балалар һәм ата-аналарның тел өйрәнүдән күңелен генә кайтара. Әгәр без шушындый карашны калдырсак, әлбәттә, кыенлыклар булачак. Ләкин без аны мавыктыргыч һәм өйрәнергә җиңел итсәк, бу дөрес булачак", - дип белдерде депутат.

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Моңа өстәп, депутат милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәклеген җиткерде. Мәсәлән, аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирергә мөмкин, ди ул.

"Безнең республикаларның дәүләт телләре булган милли телләрне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булдыру турында тагын да берничә тәкъдимебез бар. Алда эшлисе эш күп, ләкин, шуңа да карамастан, бездә бу закон нинди булырга тиешлеген аңлау бар. Аны июльдә кабул итеп, алга таба стандартлар буенча РФ Мәгърифәт министрлыгыннан, шул исәптән Татарстан Мәгариф министрлыгыннан коллегалар белән берлектә телне популярлаштыру һәм аны өйрәнү алымнарын үзгәртү юнәлешендә эш көтә", - дип җиткерде депутат. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев