Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ҖИЛКӘННӘР ҖИЛДӘ СЫНАЛА

БҮГЕНГЕ МӘКАЛӘБЕЗ УРТА ТИГӘНӘЛЕДӘ ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ

БҮГЕНГЕ МӘКАЛӘБЕЗ УРТА ТИГӘНӘЛЕДӘ ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ, бик күп кайгы-хәсрәтләр, авырлыклар күргән, яшьли әти-әнисен, туганнарын, үсеп җитеп, тормыш коргач балаларын югалту ачысын татыган Хаҗип абый Садыйков турында. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул хакта бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган пенсиядәге укытучы Энҗе ханым КАМАЛОВА язып җибәргән.

 

– Аллага шөкер, Хаҗип абый матур түбәтәен, ак күлмәген киеп, быел да Ураза гаетенә мәчеткә барышлый хәл белергә дип безгә кереп чыкты. Бергәләшеп кайнар коймак белән тәмле үлән чәйләре эчүе дә күңелле бит.

 

Менә шундый ул безнең җизни. Ялт итеп туганнарының, якыннарының хәлләрен белеп чыгарга ярата. Күңеле кушуы буенча эшли бит ул һәр мөселманга тиешле саваплы гамәлне.

 

Картлык көнеңдә үз акылыңда булып, үз аягыңда йөреп, балаларың янәшәсендә кадерле кеше булып яши алсаң, бу бик бәхетле картлык дип санала. Менә шундый кеше булып каршылый да инде Хаҗип абый Садыйков үзенең 90 яшьлек юбилеен.

 

Аллаһы Тәгалә Хаҗип абыйга матур картлык насыйп иткән. Бала чагың, яшьлегең бик гыйбрәтле, ачы булды, дигәндер инде. Менә бер-ике ел элек кенә Хаҗип абый ачылып китеп үзенең нинди авырлыклар кичергәнен мәктәп укучылары алдында сөйләде. Мәктәптә “Сугыш чоры балалары” исемле чарага чакырулы иде ул. Миңа да аның сүзләрен ишетергә туры килде.

 

Тукта әле, мин әйтәм, авылдашларыбыз да Хаҗип абыйның тормыш юлы белән танышсыннар әле, дидем. Кем өчендер үрнәк булыр, кем өчендер гыйбрәт булсын бу язмыш.

 

Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән сүзләре Хаҗип абыйның үрнәк тормыш юлына бик тә туры килә. Нык, бик нык сыный аны тормыш. Түкми-чәчми аның сөйләгәннәрен җиткерәм.

 

– Мин Садыйков Минхаҗип Вәгыйз улы 1928 елның 18 июлендә Олы Тигәнәле авылында гади крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Сугыш башланганда миңа унөч яшь иде. Мин инде кырда тракторчы ярдәмчесе булып эшлим.

 

Гаиләдә без бишәү идек: әти, әни (ул бик каты авырый иде), 1926 елгы абый, мин һәм ике айлык сеңелем. Ә 1924 елгы апабыз бу вакытта читтә, Иваново шәһәрендә эшли иде. Әти белән абый колхоз көтүен көтә. Тормышыбыз күп кенә кешеләрнеке кебек үк, ярлы иде. Өебез кечкенә. Бәрәңге бакчабыз, кәҗәбез бар. Шулар безне яхшымы-яманмы туендырып тора.

 

Әтине сугышка алып китәргә өлгермәделәр (анда алган булсалар, яхшырак та булган булыр иде), гөнаһ шомлыгына каршы, әти белән абый ындыр табагыннан бер-ике кило чамасы ашлык алалар. Ә заманы нинди иде соң?! Бер уч ашлык өчен 5, 10, 15 елга утыртканнар бит кешеләрне. Әти белән абыйның бу эшен күреп торучы булган.

 

Билгеле инде, тиешле урынга җиткерә. Шул ук көнне әти белән абыйны кулга алалар. Кая алып киткәннәрен дә белмәдек. Әтине – ике, абыйны биш елга утыртканнар, дигән хәбәр килде. Шул көннән әти хәбәрсез югалды. Миңа “әти” сүзен әйтеп яшәргә насыйп булмады Бәла ялгыз йөрми, диләр.

 

Бу кайгыдан икенче көнне үк авыру әни бакыйлыкка күчте. Менә шулай итеп, ике айлык сеңелем белән ялгыз калдык без. Яши алсаң – яшә, яши алмасаң – юк. Бер өч-дүрт көн сеңелемне туган тиешле бер апа имезеп торды. Аннан соң колхоз председателе (ул вакытта Зарипов Кәрим абый иде.

 

Мин аңа бик рәхмәтле, дога булып барсын) фермадан өч литр сөт алырга рөхсәт бирде. Шул сөт белән сеңелемне туендырып торырга тырыштым. Үзем ашарга пешерәм. Беркайдан ярдәм юк. Ивановодагы апага хәбәр бирдем. Ул кайтканчы сеңелебез үлде. Аны әни белән янәшә җирләделәр. Апа белән икәү яши башладык.

 

Әй, авыр да булды ул каһәр суккан сугыш еллары. Көндез колхозда эшлибез. Мин иртәдән кичкә кадәр атлар белән кыр сукалыйм. Бер тапкыр ашаталар. Тегермәндә тарттырылган бодайдан пешкән ботка бик тәмле була иде. Өйдә инде бәрәңге бар. Кыш җиткәч, хатын-кызларны, без, малайларны, Лаешка урман кисәргә алып киттеләр.

 

Хатын-кызлар тездән карга батып, кул пычкысы белән агачларны егалар, кисәләр, ә без шул агачларны атлар белән складка ташыйбыз. Шатлыгыбыз да бар: көненә ике тапкыр ашханәдә ашаталар, 200 грамм ипи дә бирәләр. Әй, ул ипинең тәмлелеге! Чүриле Шунталысына урман кисәргә дә йөрдек.

 

Менә анда ашатмыйлар иде. Ничек түздек икән без ул авырлыкларга, дип уйлыйм хәзер. Ә бит беркем дә зарланмады, шулай тиеш кебек кабул иткәнбез, күрәсең. Бер-беребезгә булышып яшәргә тырыштык.

 

Бер көздә Александровка авылына эшкә җибәрделәр. Ашлык суктыру машинасында эшлим. Шул вакытта апамны күрше егетенә димләгәннәр. Яшәргә җиңелрәк булмасмы, диптер инде, апам кияүгә чыкты. Бер атнадан мине дә үз яннарына алдылар.

 

Ләкин иртә уңмаган – кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигәндәй, бу тормышыбыз да барып чыкмады. Кияү ягыннан туганнары кайтып, аларны Комсомольск шәһәренә алып киттеләр. Апа белән тагын ялгыз калдык. Сәләмә генә өебезне ничек кирәк – алай яшәрлек ясадым үзем.

 

Сугыш бара, аның очы-кырые күренми. Ә безнең монда, авылда, яшәү өчен көрәш бара. Эштән курыкмаганнар яшәде инде. Кичләрен чаналар алып, урманга ботакка барабыз. Мич ягарга кирәк бит. Ә ашауга килгәндә... Рәхмәт кычытканга, алабутага, черегән бәрәңгегә.

 

Алар безне ачтан үтермәде. Көндезләрен колхозда нинди эшкә кушсалар, шунда эшләдек. Менә шулай үтте минем “бәхетле” балачак. 2 сыйныф белемем бар. Укырга йөрергә кием юк, уку әсбаплары алырга акча юк. Аның каравы ятимлек бар.

 

1944 ел. Тормыш гел шулай авыр, алда бернинди яктылык күренми. Апа белән икәү “сложный молотилка”да (катлаулы ашлык сугу машинасы) ашлык суктырабыз. Тамак ач, гел ашыйсы килә. Эх, мин әйтәм, бер туйганчы ашасаң иде. Эх, шул ашыйсы килүләр. 15-16 яшьлек бит мин – умырып ашый торган чак. Җае чыкканда бер-ике уч бөртек алып кайта алсаң, бик хуш инде.

 

Бер бик усал бригадир эшли иде бу вакытта. Бер тапкыр кырга килә бу. Салам эскерте астыннан ярты капчык чамасы бодай таба. Аллаһы Тәгалә каршында намусым чиста, бу безнеке түгел иде. Шул ук көнне безнең өйгә тентү китертте. Өйнең астын өскә китерделәр, базга да, идән астына да төштеләр.

 

Яшермим, кырдан учлап алып кайткан бөртекләрне таптылар. Безне бик каты орыштылар, апаны 25 елга утыртабыз, дип куркыттылар. Бу кешеләр өйне пыр китереп эзләгән вакытта апа ишек артына кереп, үз- үзенә кул салган. Ә мин ул кышны туганнарда чыктым.

 

Сугыш бетте. Җиңү көне минем өчен нинди булды, дисез инде? Мин сугыштан беркемне көтмәдем. Якыннарымның шул дүрт ел эчендә үләселәре үлеп, югалганнары югалып бетте. Мин япа-ялгызым калдым. Елыйммы, шатланыйммы? Миңа – 17 яшь. Абыйдан да хәбәр юк. Ә ул шул киткәннән туган авылына кайтмады. Хәбәре булмады. Безнең туганлык элемтәләре табылмады.

 

1948 елны күрше апа мине өйләндерергә булды. Күршедәге Урта Тигәнәле авылының бик матур кызы белән таныштырды. Бу минем Зөбәрҗәтем иде. Без өйләнештек. Бер-беребезгә ияләшеп тә бетә алмадык, мине армиягә алдылар. Хезмәт армиясенә.

 

Сугыштан соңгы авыр еллар, илне аякка бастырырга кирәк. Миңа Красноярск ягында шахтада эшләргә туры килде. Төзелеп бетмәгән баракларда яшибез. Тора-бара Зөбәрҗәтемне дә үз яныма алдырдым. Барактан бер бүлмә бирделәр. Беренче балабыз – улыбыз шунда туды. Ләкин гомерле булмады.

 

1953 елда Урта Тигәнәлегә яшәргә кайттык. Тормышны кайсы баштан башлыйк икән, дип торганда туганнар Иваново шәһәренә чакырдылар. Анда Зөбәрҗәт белән икебез дә кирпеч заводында эшләдек. Тулай торакта яшәдек. 1955 елда кызыбыз туды.

 

Авылда Зөбәрҗәтнең әнисе авыру сәбәпле ул кызыбыз белән кайтып китте. Кызамыктан бу балабыз да үлде. 1964 елда мин гаиләм янына Урта Тигәнәлегә бөтенләйгә кайттым. Өй салдык. Матур гына, кешечә яши башладык. Ике балабыз: улыбыз Ильяс белән кызыбыз Гөлфия туды. Мин – хезмәт ветераны, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен” медалем бар.

 

Хезмәтне, эшне яраттым. Хәзер дә эшсез тора алмыйм. Үземә тиешле бар эшне дә беләм. Тормыш барысына да өйрәтте. Аллага шөкер, бирешмәдем, тешем-тырнагым белән тормышның якасына ябышып яшәргә тырыштым. Зөбәрҗәтем генә иртәрәк китеп барды шул.

 

Бүгенге көндә мин бәхетле әти, дәү әти. Малаем белән киленемә, кызым белән киявемә, оныкларыма бик рәхмәтлемен, – дип сүзен йомгаклады Хаҗип абый.

 

Менә шундый сикәлтәле, гыйбрәтле тормыш юлы үтәргә язган авылдашыбыз Хаҗип абыйга. Кеше язмышы – ил язмышы, ил язмышы – кеше язмышы, дип дөрес әйтәләр шул. Замананың җил-давыллары Хаҗип абыйны да читләтеп үтмәгән. Хаҗип абыйның җилкәннәре җилдә бик нык сыналган.

 

Нәрсә генә булса да, бәхетеңне туган җиреңдә тапкансың. Балаларың да үзең кебек эш сөючән, тырышлар. Төп нигезне яшәтеп торучы улың Ильяс – колхозның гына түгел, районның, республиканың да алдынгы механизаторы, кызың Гөлфия – колхозның алдынгы сыер савучысы.

 

Йорт тутырып, терлек асрыйлар, үзара бер-берсенә булышып, кунакка йөрешеп, киңәшләшеп дус, тату яшиләр. Хаҗип абыйның 90 яшьлек юбилеена түгәрәк өстәл янына балалары, оныклары, туганнары җыелыр. Алар матур-матур теләкләр әйтерләр, рәхмәтләрен җиткерерләр.

 

Хаҗип абый, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Үз аягыңда йөрерлек сәламәтлек, балаларыңның шатлыкларын күреп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев