Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илсур Метшин чемпионатка дип утыртылган 7 млн чәчәкнең ачылып бетүен көтә

Чагыштыру өчен, Универсиадага 3,5 млн чәчәк утыртылган булган.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына 7 млн чәчәк үсентесе утыртылган, тик көннәр салкын торуы аркасында, әлегә ачылып бетмәгәннәр. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

“Без беренче тапкыр 7 млн чәчәк утырттык. Һава шартлары әлегә аларга ачылып бетәргә мөмкинлек бирмәде. Мин инде бу урында көчсез. 1 июльгә булса да, бәлки, чәчәк атарлар. Кояш кирәк”, - диде башкала җитәкчесе.

  • Чагыштыру өчен, Универсиадага 3,5 млн чәчәк утыртылган.

Илсур Метшин Казанны ямьләндерү, төзекләндерү буенча саллы эш башкарылганын белдерде. Кичә генә 20 сәгать 41 минутта Җанатарлар фестивале яныннан узуын әйтте. “Анда урамнан баручы кешеләрнең күплеге сөендерде. 80 проценты Казан кешеләре булгандыр. Коляскалы кешеләр, гашыйк яшьләр, оныклары белән йөрүчеләр күп иде. Юллар да төзелде, җәяүлеләр өчен урыннар да ясалды. Юлларга Президент тарафыннан 6 млрд 100 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Кабан күле яр буеның беренче өлешен төзекләндерү тәмамланды. Алга таба дәвам итәчәкбез. “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән 6 гектар җир төзекләндерелде”, – диде шәһәр җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев