Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илсөяр апаның -хөрмәтле кешебезнең зур, матур юбилее

Мактану түгел, ә горурлану... Алтын куллы пешекче эшләп торганда бер эшче дә ашсыз калмас. Менә шундый пешекче турында мәктәп коллективы һәм профсоюз оешмасы исеменнән Сиринә Камалова үзенең тәэсирләре белән уртаклаша.

- Эшчән, уңган, акыллы, тыйнак, ярдәмчел... Әйе, бу Илсөяр апа турында әйтелә торган сүзләрнең бер өлеше генә әле. Шундый сыйфатларга ия була торган пешекче эшли безнең Урта Тигәнәле урта мәктәбендә.

Кәшидә һәм Хамматвәгыйз Курмаевларның төпчеге булып туган кызлары Илсөяр әти- әнисенә булышчы, эшчән, акыллы, уңган бала булып үсә. Курмаевлар балаларын кечкенәдән гаделлеккә, татулыкка, сабырлыкка өйрәтәләр. Урта мәктәпне тәмамлап урта белем алгач, яшь кыз Чистай шәһәренә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлагач, Чистайдагы аяк киеме фабрикасында берничә ел эшләп ала. Ә аннан соң инде туган авылына әйләнеп кайта. 1982 елның июнендә авылның уңган егетләренең берсе Әлфәт Җаббаров белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шул ук елның сентябрендә Илсөяр апа Урта Тигәнәле урта мәктәбенә пешекче булып эшкә алына. Аның бу тармакта эшли башлавына да инде менә 34 ел узып киткән.

34 ел хезмәт юлы - ул үзе бер кеше гомере. Мин укырга килгәндә мәктәбебездә 100 дән артык укучы укый, укытучылар да байтак иде. Шулкадәр күп кешене ашату өчен бәрәңгесен дә әрчергә, савыт-сабасын да юып өлгертергә кирәк. Минем әйтәсем килгән нәрсә - пешекченең хезмәте ризыкны тәмле пешерә белүе генә түгел, ул искиткеч зур кул хезмәте, җитезлек. Вакыт тиз уза, җитез булмасаң, ике дәрестән соң ашарга кергән укучылар, укытучыларны тукландырырга ризыгың пешеп, савыт-сабаны юып өлгермәскә мөмкинсең. Әнә шулай тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә Илсөяр апа. Ашханәдә дә өлгерә, өйдә дә шактый гына ишле гаилә яшәгән йортны гөл бакчасы итеп тота. Армый-талмый, талса да сиздерми хезмәт итә. Бүген мин укучы түгел, укытучы сыйфатында аның ризыклары белән тукланам, инде улым үсеп җитеп, ул да Илсөяр апаның күңел җылысын кушып әзерләгән ашларын ашый. Димәк, ул безнең барыбызга да кирәкле кеше.

Хезмәттәшләре аның турында менә нәрсә диләр

Резидә һәм Марс Фатыйховлар:

- Халыкта «Кешене урын бизәми, кеше урынны бизи» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр нәкъ менә Җаббарова Илсөяр ханым турында әйтелгән төсле. Без Коры Көрнәледән инде 3 ел Урта Тигәнәле мәктәбенә йөреп эшлибез. "Башы күренсә дә башка авыл" дигәндәй, чыгып китәр алдыннан хуҗалык эшләрен, кичтән иртәнгә дип калдырган йомышларны төгәлләгән арада эшкә китәр минутлар да килеп җитә. Чәй эчәргә дә өлгермәгән көннәр дә була. Тик уфтанмыйбыз, инде беренче дәрес ахырында беренче катта урнашкан ашханәдән күтәрелгән тәмле ризык исләре борынны кытыклый башлый. Пешекчеләребез һәр көнне төрләндереп, тәмледән-тәмле ризыклары белән сөендерә безне. Шул ук тары яки карабодай боткасы инде югыйсә, әмма кунак ашы белән сыйлангандай хис итәсең. Оста пешекче ризыкның серен, "тел"ен белә. Иртән ашап килгән очракта да, "ашамас җиреңнән ашыйсың" аның ризыкларын. Укып озак еллар эшләгән пешекчеләр бар. Күп мәктәп ашханәләрендә, кафе-рестораннарда тукланырга туры килде. Тик Урта Тигәнәле мәктәбендәге ләззәтле, халыкча әйтсәк, "йөрәккә ятышлы" ризык бер җирдә дә юк. Без генә түгел, укытучылар да, укучылар да канәгать аның эшеннән.

Пешекченең уңышы аның ризык әзерләү технологиясен яхшы белүеннән һәм продуктларның яхшы сыйфатлы булуыннан гына да тормый. Ризыкны күңел һәм кул җылыңны биреп әзерләмәсәң, ул килеп чыкмый. Якты йөз белән каршы алмасалар, ризык та тәмле тоелмый. Әллә ни "төчеләнмәсә дә", Илсөяр ханымның аш бүлеп биргәндә, аналарча кайгыртучанлык күрсәтеп, йөзе белән балкып "ашагыз, тәмле итеп ашагыз" диюеннән күңелләр йомшарып китә. Аңа, яше белән безнең чама булса да, "әнкәй" дип дәшәсе килә. Укытучы, медик изге һөнәр санала, ә пешекче изге түгел дип кем әйтә ала! Ул һөнәрне әнә шундый Илсөяр ханымдай үз эшенең кадерен, олылыгын тоеп эшләүчеләр изге итә. Димәк, чыннан да, "кеше хезмәтне бизи".

Без Илсөяр ханымның тормыш юлын якыннан белмәсәк тә, аның изге күңелле, игелекле кеше икәнен аңладык. Аңа гомер бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Иң әһәмиятлесе - ныклы сәламәтлек, тигезлектә, муллыкта, балаларының шатлыкларына сөенеп, бәхетле тормыш итүен телибез.

Чын йөрәктән телибез

Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә, иңсәләрең

Тоймасыннар иде тормыш йөген.

Тормыш сукмагыннан үткән чакта

Сикәлтәсез булсын барыр юлың.

Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән

Түрдән булсын һәрчак синең урын.

Энҗе Камалова, укытучы-пенсионер:

- Иң тәмле итеп кайсы мәктәпнең ашханәсендә пешерәләр, дип уйлыйсыз? Бер ялгансыз - Урта Тигәнәле мәктәбенең ашханәсендә. Илсөяр пешергән әче коймакларның, балалар әйтмешли "ак ботканың" тәме әле һаман да авызымда. Кайсы вакытны барып ашап кайтасы да килеп китә. Илсөяр апа аш-суга бик оста булды. Күңел җылысын биреп эшләгәнгә дә ризыклары үзенә бертөрле тәмле аның. Әле ул аларны шундый матур, "тәмле" итеп тәлинкәләргә сала. Бу үзе бер осталык. Баштан салган ризыгына күз нурлары белән үзе сокланып карап ала да, "бисмиллаңны әйтеп ашап җибәр әле", - ди. Ничек ул ашлар йөрәккә ятмасын ди инде? Күңеле дөрес, эчкерсез кешенең кулы да шифалы, әзерләгән аш-сулары да тәмле, файдалы була.

Менә шундый ул безнең Илсөяр. Кем белән генә эшләсә дә җайлы, ипле булды. Ашханәсендә чисталык, тәртип хөкем сөрде. Шул 34 ел эчендә бер бала да әзерләгән ризыктан авырмады, санэпидемстанциядән бер шелтә дә булмады. Кечкенә генә коллективы белән эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар. Дөрес әйтәләр шул: "Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи", - дип. Бар яктан "5" инде сиңа, Илсөяр. Гаилә тормышыңда да, хатын-кыз бәхетендә дә, эшеңдә дә, кешелек сыйфатларыңда да - бишле. Алдагы гомерең дә матур, тыныч булсын.

Гөлия Хәйбуллина, ике баласы мәктәп тәмамлаган әни:

- Минем мәктәпне тәмамлаганга 32 ел. Илсөяр апаның пешергән ризыкларын без дә ашадык, аннары 2 кызым да мәктәп ашханәсендә яратып тукландылар. Аш-су пешерү - җиңел эш түгел. Әллә уңасың, әллә туңасың. Ә Илсөяр апаның ризыклары гел уңды. Уйлап карасаң, 34 ел буена ничә мең кешене ашаткан бит ул! Без, ата-аналар, балалар аны ихтирам итәбез. Матур юбилее белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын сиңа, Илсөяр апа.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта:

Башкаларны җыя алса,

Үзе яккан учакка.

(Р. Харис)

Әйе, Илсөяр апа үзе яккан учакка башкаларны да җыя. Шуңа да аны мәктәп коллективы гына түгел, бөтен авыл хөрмәт итә. Шушы көннәрдә хөрмәтле кешебезнең зур, матур юбилее. Шул уңайдан без аны ихлас котлыйбыз, аңа иң изге теләкләрне юллыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев