Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Имам кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Кулында – бер таягы, ил өстендә – тамагы. Әлеге әйтемне күптән түгел генә бер имамнан ишеттем.

Шаяртып әйттеме, чынлапмы: аңлап бетермәдем. Төпченеп сорарга вакытым булмады. Ул да ашыга иде бугай. Чынлап әйтсә, авылда яшәү­че, бишенче дистәне яңа гына ваклый башлаган мулла өчен мондый караш сәер, билгеле.


Әйе, имамнар инкыйлабка хәтле авыл җирендәге иң укымышлы зат булган. Халык җилкәсендә асралып, абруй, ха­кимиятләрнең берсе саналган. Фәрештәләрнең канат очы тиеп китмәсә, берәү дә патша, хаким булып затлы кәнә­фидә утыра алмый, дип муллалар үзләре дә салпы якка салам кыстырырга онытмаган. Хәзер – башка җәмгыять. 

 

Дини яңа­рыш башланып, шактый җир­лектә мәчетләр салынуга чирек гасыр үтсә дә, намазга басучылар, дини гыйлем алучылар нык артты дип әйтеп булмый әле. Интернет чел­тәренең колачы отыры ки­ңәйгәнгә, мулла үзе дә һәм дини, һәм дөньяви мәсьә­ләләрдә иң укымышлы, иң белдекле кеше булуга дәгъва итә алмый.

 

Шуңа күрә яшь хәзрәтләр арасында, имамга хез­мәт хакы түләнсен, аны халык кайгыртсын, дигән фикерне уртаклашмаучылар да аз түгел. Шундый­лар­ның берсе – Алексеевск райо­нының Кыр Шонталысы авылы имам-хатыйбы, кырык ике яшьлек Айрат хәзрәт Камалов.


Аның хезмәт юлы бик үзен­чәлекле. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институ­тының агрономия факультетына укырга керергә ниятли ул. Ниятләп кенә калмый, институтка килеп, өч имтиханның икесен тапшырырга да өлгерә. Шул көннәрдә аның кулына “Татарстан яшьләре” газетасы килеп эләгә.

 

Газетада берничә көннән “Мөхәммәдия” мәдрәсә­сенә кабул итү сынаулары башланачагы турында укый. Ул вакытта гаи­ләсендә намаз укучы да булмый югыйсә. Күрәсең, нәсел хәте­ре уяна. Гаяз бабасының әнисе Миңнехәят абыстайның инкыйлабка хәтле алтмышлап балага сабак биргәнен өйдәгеләр искә төшер­гәләп торган.

 

Институттагы документларын алып, мәдрә­сәгә илтеп бирә егет. 1998 елны, аны уңышлы тәмамлап, “гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәче, имам-хатыйб” дигән диплом ала.  Җәйге ялга кайткач, печән әзер­ләмичә китмә әле, ди өйдәгеләр. Аннан, бәрәңге алганчы кал инде, дип сорыйлар. Мондый диплом белән шәһәрдә эш урыны табу кыен.

 

Үзе дә китәм дип ашкынмаган, күрәсең. Район мәга­риф бүлеге мөдире: “Мәктә­бегездә дөнья диннәре нигез­ләре дигән фәнне укытырга кеше кирәк. Бер ел булса да укыт әле”, – дип мөрәҗәгать итә.


Бу вакытта авыл мулласы, сугыш ветераны Мингали хәзрәт авырыбрак йөргәнгә, аны мулла вазифасына алынырга да күн­дерәләр. Шулай итеп, менә егерменче ел туган авылында имамлык итә ул. Шөкер, мәчет бар. Берничә елдан, төгәлрәге 2010 елда Фәнис һәм Харрас Гатиннар тырышлыгында  искерәге янәшә­сендә диярлек яңасы – “Хәмзә” мәчете калкып чыга.

 

“Җы­лыту, утка, суга түләү, тө­зекләндереп тору ягыннан бер кыенлык юк: авылыбызның шушы хәлле, уңган кешеләре кайгыртып тора”, – дип сөйләде бу уңайдан Айрат хәзрәт. Бу елларда Чистай совхоз-тех­никумында чит­тән торып – механик белгечлеге, аны тәмамлагач, Казан икътисад, идарә һәм хокук инсти­тутының шушындагы филиалында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге ала егет.


Шулай итеп, 1998 елдан мәк­тәптә белем бирә ул. 2000 – 2011 елларда хезмәт дәрес­ләре укыта. Мәктәптә укучылар нык кимегәч, тарих һәм җәм­гыять белеме укытуга алына, бер үк вакытта уку-укыту эшләре бүлеге мөдире вазифасын да башкара Айрат. Дөрес, быел бу вазифадан баш тартып, тарих укытучысы гына булып калган.


–Атнага сигез сәгать дәрес кенә аздыр бит, – дип кызыксынам. “Хәзер күпчелек авыл мәктәплә­рендә шундый хәл. Балалар аз булгач, укытучыларга да сәгатьләр азайды. Быел хатыным Гөлсиринне (ул татар теле укыта) директор итеп куйдылар.

 

Язу-сызу, планнар төзү эше ир-ат өчен мәшәкатьлерәк тә бит”, – дип җаваплый ул бу соравыма. Сәгатьләр дигәннән. Мәчеттә көзге, кышкы айларда, атнасына икешәр көн V– IX сыйныф укучыларына һәм хатын-кызларга дин сабаклары бирә, гарәп теле өйрәтә икән хәзрәт.


– Ир-атларны җыеп укыту кыен, нигәдер дин гыйлеме алырга ашыкмыйлар. Җомга намазларына утызлап кеше килә. Аларның берсе – 80, икенчесе – 90 яшьлек бабай. Югыйсә калганнары – 50-60 яшьлек ир-атлар. Авыз ачу мәҗлесләре оештыручылар күп түгел.

 

Дөрес, соңгы елларда бигрәк тә ир-атларыбыз арасында ураза тотучылар артты. Дүрт мәртәбә азан әйтелә. Көндәлек намазларга 15-20 кеше йөри.

 

Балаларның дин белән кызыксынуларын арттыру, дин нигезләрен, Коръән сүрәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатында конкурслар оештырабыз, – дип Кыр Шонталысында дини тормышның ничегрәк оештырылуын бәян итте ул.


Гарәп теле, хезмәт, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һәм имам булуы өстенә фермер да икән әле Айрат. 114 гектар җир алып, арпа, бодай, күпьел­лык үлән игә тырыш милләт­тәшебез. Ике тракторы, комбайны, йөк машинасы бар. Бу хакта тәфсилләп сөйләп тормыйм.


Шуларны сөйләгәч, универсаль солдат икән бу хәзрәт, дип тел шартлатты бер дустым. Татарча әйткәндә, муллаларга гына түгел, барча ир- егетләребезгә үрнәк булып, егет кешегә җит­меш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальнең тормышчанлыгын раслап яшәүче милләттәшебез ул Айрат Камалов.


Саубуллашканда хәзрәтнең хәзерге вакытта Казанда, Россия Ислам институтының теология факультетында укуын да белдем. “Гыйлем җитеп бетмиме?” – дип сораштым. “Кеше гомере буе укырга, кызыксынып торырга тиеш.

 

Мин бит – гарәп теле белгече дә. Авыл җирендә мохит, аралашу булмагач, гарәп теле онытыла башлады. Институтта аралашу мөмкинлеге дә бар”, – дип җаваплады ул.

 

Рәшит МИНҺАҖ, (Ватаным Татарстан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев