Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ирина Владимировна Кислова юбилеен билгеләп үтте

Тәҗрибә һәм тормыш сөючәнлек

Район үзәгендәге 1нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Владимировна Кислова төзүчеләр кирпеч өстенә кирпеч куйган кебек укучыларга нык фундамент булдырырга ярдәм итә. Узган ноябрь бәйрәмнәре көнендә Ирина Владимировна үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Ул Чистай шәһәрендә 5 ноябрьдә туа. Мәктәпне тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, Алексеевск районына эшкә җибәрелә. Башта район мәгариф бүлегендә методист булып эшли, аннан мәктәпкә күчә. Һәм 33 ел инде ул районның иң зур мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

«Тынгысыз хезмәткәр», - диләр аның турында хезмәттәшләре-укытучылар. Рус теле һәм әдәбиятын укыту методикасын шомартып һәм камиллеккә җиткереп, Ирина Владимировна укучылар белән эшләү системасын эшләгән. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда һәм конферен-цияләрдә күп тапкырлар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

«Ирина Владими-ровнаның төп сыйфатлары – мөстәкыйльлек һәм бөтен кыенлыкларны һәм проблемаларны хәл итә алуы, - дип уртаклаша юбилярның хезмәттәше Лариса Анатольевна Толпегина, - ул үсмер чактан ук үзенә генә таянырга һәм беркайчан да зарланмаска өйрәнде. Ә авырлыклар аз булмады.

Студент эскәмиясеннән үк ул әнисез кала, бер елдан соң ир туганы фаҗигале төстә һәлак була. Ирина институтны тәмамлап, белгечлек алырга көч тапты. Распределение буенча ул районыбызга килгән. Монда үз язмышын таба, Кислов Александр Анатольевичка кияүгә чыга. Алар бергә күп еллар гомер итәләр һәм ике искиткеч ул Игорь һәм Максимны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар тормышлы һәм һөнәрдә дә үзлерен тапканнар. Һәм монда, әлбәттә, әниләренең өлеше зур, аның өчен аларның мәнфәгатьләре, теләкләре, проблемалары, омтылышлары һәрвакыт беренче урында булды. Ирина Владимировна - киң күңелле кеше. Әбисе, әтисе һәм иренең әнисе картайгач, алар барысы да аның йортында уңайлылыкта, кайгыртучанлыкта һәм игътибарлыкта яшәделәр.

Мине язмыш Ирина Владимировна белән ерак 1988 елда бәйләде: без бергә 1нче мәктәпкә эшкә килдек һәм шунда ук дуслаштык. Безнең дуслык ышанычка, аңлауга, үзара ярдәмләшүгә нигезләнә. Аның вакытында әйтелгән акыллы сүзе - минем өчен зур ярдәм. Аның барлык эшләрдә дә булган тынгысыз энергиясе миндә соклану уята. Мин Ирина Владимировнаны туган көне, юбилее белән котлыйм һәм аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм уңышлар телим».

Котлауга 2021нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да кушыла: «Уй-ниятләрегез, һичшиксез, чынга ашсын, күзләрегез бәхет һәм мәхәббәттән балкып торсын. Сабырлыгыгыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт. Шундый авыр вакытта сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телибез. Һәрвакыт шундый ук тормыш сөючән, максатчан, тулы көчле һәм энергияле булып калыгыз!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X