ИСКЕ КУЛАТКА РАЙОНЫНДА «Түгәрәк уен» гөрләде
10 ЕЛ ЭЛЕК УЛЬЯНОВСК ӨЛКӘСЕНЕҢ ИСКЕ КУЛАТКА БИСТӘСЕНДӘ “ТҮГӘРӘК УЕН” БЕРЕНЧЕ БӨТЕНРОССИЯ ТАТАР ФОЛЬКЛОРЫ ФЕСТИВАЛЕ ҮТКӘРЕЛӘ.
АННАРЫ БУ ФЕСТИВАЛЬ РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕНЕҢ, ЯКЫН ЧИТ ИЛЛӘРНЕҢ ТАТАР ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЛАРЫН БЕРЛӘШТЕРӘ БАШЛЫЙ. БУ ЧАРАЛАРДА СЕБЕР, УРАЛ, ИДЕЛ БУЕ, КЫРЫМ, БЕЛОРУССИЯ, БАЛТЫЙК БУЕ ИЛЛӘРЕ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ОЧРАША, ДУСЛАША, ҮЗ ИҖАТЫН КҮРСӘТӘ БАШЛЫЙ. ФЕСТИВАЛЬ ЕЛДАН-ЕЛ АБРУЙ КАЗАНА, ПОПУЛЯРЛАША. БУ ФЕСТИВАЛЬДӘ КР. БАРАН АВЫЛЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНЫҢ ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ИКЕНЧЕ ЕЛ КАТНАША. ШУЛ ХАКТА БЕЗГӘ СӘНГАТЬ ҖИТӘКЧЕСЕ ИРИНА ЯКОВЛЕВА ЯЗЫП ҖИБӘРГӘН.
– Менә 10 ел узгач, фестиваль янә Иске Кулатка бистәсенә кайтты. Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Мари Иле, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлары катнашты.
Узган ел ул Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды кысаларында Казанда булды. Безнең Алексеевск районыннан Кр. Баран авылы халык үзешчән фольклор коллективы да анда катнашып, икенче дәрәҗә лауреат исеме алып кайткан иде. Алар быел да сынатмады. Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районына өч көнлек фестивальдә катнашу бәхетенә ирештек.
28 июньдә фестиваль Ульяновск чигендә урнашкан Иске Кулатка районында фольклор коллективлар парады белән ачылды. Россиянең 23 төбәгеннән җыелган коллективлар – барлыгы 600 дән артык кеше – Иске Кулатка урамнары буйлап гармуннар белән моңлы җырлар җырлап үтте.
Иске Кулатка хуҗалары безне бик җылы каршыладылар, тору урыннары, җылы аш-сулары белән өч көн буена кунак иттеләр. Фольклор ансамбльләр Иске Кулатка мәдәният йортында төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Без дә, “Айбагыр” һәм “Бәрәнҗәр” фольклор коллективлары бергә берләшеп, “Нардуган” йоласы бәйрәмен күрсәттек.
Жюри составында Казан консерваториясеннән сәнгать белгече Геннадий Макаров, профессор Сәгыйт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова кебек күренекле белгечләр бар иде. Ә кичен безне төрле авылларга концертлар белән алып чыктылар.
Безнең бәхеткә Россия Герое Рәфәгат Хәбибуллинның туган авылы Вязовый Гайга барырга туры килде. Очучы Хәбибуллин күп тапкырлар “кайнар нокта”ларда булып, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән, 2016 елның 8 июлендә Россия гаскәрләре Сүриядә хәрби операция алып барганда 51 яшендә батырларча һәлак булган.
Вязовый Гайда ун коллектив катнаштык. Үзебезнең керәшен халык җыр-биюләре белән чыгыш ясадык. Бик җылы каршы алып, Рәхмәт хатлары, бүләкләр белән озатып калдылар.
Кич белән район үзәге мәйданында бөтен фольклор коллективлары катнашында “Кичке Сабантуй” дип аталган бәйрәм узды. Массакүләм ачылыш, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда эшләүче алдынгыларны бүләкләү тантанасы белән башланып киткән Сабан туе милли уеннарга, спорт ярышларына бай булды. Чарада төбәкләрдән килгән һәрбер коллектив чыгыш ясады.
Бәйрәмдә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Конгресс җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Әлеге бәйрәмнән соң халык «Кичке уен»да күңел ачты, Кулатка күген яктыртып, салютлар атылды.
Без анда да гала-концертка эләгеп, керәшен җырларыбыз белән чыгыш ясадык. “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале дипломы, шулай ук гөсләче Гәрәй Мәгъсүмьяновның махсус призы – гөслә белән бүләкләндек.
Фестиваль бик күңелле һәм истәлекле үтте. Бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Ул киләсе елда барыбызны да Татарстанның Биектау районында узачак унберенче фестивальгә чакырды. Мин, җитәкче буларак, үз коллективыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Коллективыбыз составында – Венера Анисимова, Роза Спиркова, Татьяна Иванова, Людмила Сергеева һәм мәдәният хезмәткәрләре.
Без халкыбызның гореф-гадәтләрен торгызу, элек-электән килгән йолаларыбызны, татар мәдәниятен сакларга ярдәм иткән әлеге фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
* Әлеге сәфәрдән бик җылы тәэсирләр алып кайттык, – ди фольклор коллективы әгъзасы Татьяна Иванова. – Хис-кичерешләр әйтеп бетергесез. Иске Кулаткадагы тәртипкә, пөхтәлеккә, халкының гадилегенә, кунакчыллыгына сокланып бетә алмадык.
Күпме милләттәшләр белән таныштык, аралаштык. Татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм иткән, зур этәргеч биргән, милли хәзинәләребезгә мәхәббәт тәрбияләгән «Түгәрәк уен»ны оештыручыларга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев