Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җитезлек күрсәттеләр

13 февральдән 15 енә кадәр районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булып узды, ә җомга көнне, 16 сында алар практик өлеш белән тәмамланды, аның барышында районның оператив хезмәтләре гадәттән тыш хәлләрнең берничә нәтиҗәсен бетерделәр.

Өч көн буена районда кабул итү-эвакуацияләү пунтлары эшен оештыру буенча штаб җәелдерелде. Өйрәнүләр вакытына бистәнең беренче һәм икенче мәктәпләре кебек кайбер социаль объектлар кабул итү-эвакуацияләү пунктларына әйләнделәр. Барлыгы 16 шундый пункт эшләде. Аларда турыдан-туры зур шәһәрләрдән эвакуацияләнгән кешеләрне, әгәр аларда табигый, техноген фаҗигаләр булса яки алар бомбага тотылсалар, кабул иткәндә һәм урнаштырганда эшләү системасы эшләнде. План буенча район үзенең территориясендә 18,5 мең кеше кабул итәргә тиеш.

Өйрәнү йомгаклары буенча республика комиссиясе Алексеевск районын гражданнар оборонасы буенча чараларга әзер дип таныды, чөнки барлык хезмәтләр дә куелган бурычларын әйбәт үтәделәр.

Җомга көнне йомгаклау этабында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда хезмәтләрнең үзара ярдәмләшеп эшләүләре буенча конкрет чаралар эшләнде.

Өйрәнү сценарийларының беренче пунктында Набережная урамындагы күп катлы өйдә газ шартлау нәтиҗәләрен бетерү иде. "Фаҗига" урынына килеп җиткән коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр өйдә яшәүчеләрне урамга чыгардылар һәм зыян күрүчеләрне эвакуацияләделәр. Медиклар яралыларга күрсәткән кебек медицина ярдәме күрсәтттеләр. Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынын чолгап алдылар. Челтәр хезмәтләре хезмәтчәннәре газ һәм электр утын "сүндерделәр".

Аннары өйрәнүләр 2 нче Спорт комплексына күчте, анда янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерделәр. Янгын башлану турындагы сигнал буенча бассейн хезмәткәрләре янгын частенә шалтыраттылар, янгын тревогасын кабыздылар, бинаны токтан өзделәр һәм тамашачыларны бассейннан эвакуация вакытында чыгу юлы аша чыгара башладылар. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны "юк иттеләр", ә медиклар "зыян күрүче"ләргә ярдәм күрсәттеләр. Газ хезмәте хезмәткәрләре бинада газ бирүне туктаттылар.

Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерү өченче этап булды. Монда инде төп басым 3 нче коткару отряды эшенә ясалды, алар җимерелеп беткән автомобильдән "һәлак булучыларның мәетләрен" тартып алдылар. Ә ашыгыч ярдәм медиклары яралыларны үзәк район хастаханәсенә алып киттеләр.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Илһам Насыйбуллин гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә хезмәтләр бергәләп әйбәт эшләделәр, барлык максатларга ирешелде, бурычлар үтәлде, дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев