Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Июньнең дүрт көне

Беренче яртыеллыкның язылу кампаниясе тәмамланырга нәкъ шуның кадәр көн калып бара.

Узган санда без газета укучыларыбыздан тизрәк бер карарга килүләрен сорадык. Уйлап торырга вакыт бик аз - нибары дүрт көн калып бара. Пенсионерлар очрагында хәл менә болайрак булсын иде. "Әни (яки әти), син район газетасына язылдыңмы?" "Юк, минем пенсиям белән язылып булмый шул. Әлбәттә, райондагы хәлләрне белеп торсаң, начар булмас иде. Кешеләр турында укырга. Белдерүләрне карарга. Инде ничә ел буена бу газетага күнегеп тә беттек..." "Кайгырма, әни. Без сиңа кечкенә генә бүләк ясарга булдык - сиңа газета яздырдык..." Ышаныгыз, яулык сатып алсагыз да, рәхмәте шуның кадәр үк булыр. Өлкән кешеләр үзләренең тамыр алган гадәтләренә тугрылыклы булып калалар. Аларның якын күргән нәрсәләре болай да күп түгел. Аларга "канлы яңалык"лар кирәкми. Аларга сериаллар һәм йөрәкне әрнетми торган яңалыклар кирәк. Моны үзегезнең әти-әниләрегез өчен эшләгез. Аларга "Заря" яки "Таң" газеталарын яздырыгыз.


Без яңалыклар турында әйттек инде. Аларның чираттагысы "Сорау- җавап" даими рубрикасы, шул рубрика астында белгечләрдән һәм хакимият структураларыннан торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш, яшелчә-җиләк-җимеш бакчасы һәм күп кенә башка мәсьәләләргә кагылучы сорауларыгызга җавап бирәчәкбез.


Без элеккечә район тормышының барлык якларын (әлбәттә, сайтыбыз ярдәмендә) - социаль, мәдәни һәм, әлбәттә инде, спорт тормышын киң яктыртачакбыз. Чөнки соңгы вакытта районда спорт аның тарихында моңарчы күрелмәгән югарылыкка күтәрелде. Безнең спорт мастерларыбыз, хәтта дөнья чемпионыбыз да (!) бар. Без бадминтонны уңышлы үстерәбез, аны бала чактан һәркем уйный ала. Районда төзелешләр, уңай башлангычлар, әйбәт кешеләр байтак, алар белән сез газета битләрендә еш очрашасыз. Бу - безнең үзенчәлекле ягыбыз. Кайнап торган заман ташкынында без төп нәрсә - кеше турында онытмаска тырышабыз. Инде әйтеп киткәнебезчә, безнең газета белән бер дә курыкмыйча аш өстәле янына утырырга була - бездә ашказанын ярсытучы "сарылык" юк. (Шаяру шаяру белән, ә табиблар кисәтә).


Безнең сайт район яңалыклары белән газетадан алда барачак. Сайтта кызыклы нәрсәләр күп булачак, газетабыз бит барлык вакыйгаларны да сыйдырып бетерә алмый. Ләкин тормыш вак-төякләрдән тора. Сайт менә шулар турында сөйләячәк тә инде, аның адресы газетаның беренче һәм соңгы битләрендә урнашкан. Без яңадан кызыклы очрашуларны көтәчәкбез.


Почтага ашыгыгыз яки Интернет аша язылыгыз! Газета өегезгә гел килеп торсын өчен, әллә ни күп булмаса да, шактый җитәрлек вакыт калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев