Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Изделюкова Мәдинә Турумхан кызы вафат булды

2021 елның 15 мартында Оренбург өлкәсенең Новосергиев районы Уран поселогында туган Изделюкова Мәдинә Турмухан кызы 51нче яше белән барганда кинәт вафат булды.

Алексеевск районы аның икенче ватанына әверелә, бирегә ул 18 яшьлек студент буларак практикага килгән.

Әдәбиятны тирән аңлаган иҗади сәләтле шәхес, көчле һәм матур тавышка ия булган, энергияле һәм эшчән Мәдинә Турмухан кызы 30 елдан артык мәдәният өлкәсендә, шуның 25 елын район мәдәният йорты директоры вазифасында хезмәт куйды.

Хезмәттәшләре аны намуслы, талантлы җитәкче, милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү проблемаларын тирәнтен аңлаган, килеп туган проблемаларны хәл итүнең яңа һәм стандарт булмаган юлларын тәкъдим итә алучы белемле һәм перспективалы белгеч буларак искә алалар.

Мәдинә Турмухановна җитәкчелегендә һәм инициативасы белән район мәдәният йортында төрле юнәлештәге дистәләгән клуб берләш-мәләре булдырылды һәм эшли, аларда йөзләгән үзешчән сәнгать кешеләре шөгыльләнә; районның җиде коллективына «халык коллективы» дигән мактаулы исем бирелде. Күп санлы зур концерт программалары (шул исәптән Казан шәһәрендәге XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган), республикабызда үткәрелә торган Сабантуй кысаларында «Рус авылы» проекты оештырылды. Мәдинә Турмухановна солист булган «Русская песня» ансамбле күп еллар дәвамында төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә, смотрларда катнашты һәм җиңүгә иреште.

Мәдинә Турмухановна Изделюкова һөнәри эшчәнлек белән генә шөгыльләнми, ул иҗтимагый эшне дә алып бара: районда иң зур 665нче сайлау участогы рәисе булып 20 елдан артык эшләде.

Хезмәттәшләре, дуслары Мәдинә Турмухановнаның эшлекле сыйфатлары – активлык, максатчанлык, пунктуальлек, җаваплылык кына түгел, ә ярдәмчел, игелекле булуын, юмор хисен дә бәяли.

Хезмәт эшчәнле-гендәге уңышлары өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнде.

Ул безнең хәтердә үзен мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышлаган профессионал, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган ышанычлы дус һәм зирәк киңәшчебез булып калачак.

Онытмабыз, яратабыз, кайгы кичерәбез.

Мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты бүлеге хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X