Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Изге Рамазан ае башлана

Алексеевск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, иртәгә мөселманнарның изге Рамазан ае башлана, ул 17 июльдә тәмамланачак.

Рамазан аенда ураза тоту - һәр мөселманның төп бурычларының берсе. Уразада көне буе ашау-эчүдән, тәмәке тартудан, төрле күңел ачулардан тыелып торырга, көндезләрен үзеңне эшкә, догалар, изге Коръән укуга, изге гамәлләр кылуга багышларга кирәк. Көндәлек биш вакыт намаздан соң кич белән өстәмә тәравих намазын укыла. Уразадан авырулар, балалар, сәфәрдә булучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар азат ителә. Аларга уразаны соңыннан тотарга мөмкин. Мескеннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү - Рамазанның төп кагыйдәсе.

Алексеевск мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт, барлык мөселманнарны изге, бөек бәйрәм белән котлап, якташларыбызны Аллаһы Тәгаләдән безне һәм җиребезне күренгән вә күренмәгән төрле бәла-казалардан, табигать һәлакәтләреннән һәм күңелсезлекләрдән, сугыш афәтләреннән саклавын сорап, дога кылырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев