Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Изге Русь , правослау динен сакла!

Войкинода христиан динен тотучыларның бәйрәме булып узды.

Мотоциклларда йөрергә яратучылар, казаклар, ветераннар советы, районның иҗат коллективлары, чакырылган мәртәбәле кунаклар һәм артистлар, шулай ук авыл халкы бәйрәмне җылы һәм күңелле иттеләр.

Бәйрәм гыйбадәт кылу белән башланып китте. Кунакларны бәйрәм белән Алексеевск благочиниесе благочинные протоиерей Павел Чурашов котлады. Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова чын күңелдән чарада катнашучыларга һәм шундый якты, матур бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде: район башлыгы Сергей Демидовка рәхмәт сүзләре әйтелде; правослау мәдәниятен үстерүгә һәм гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән Павел һәм Анатолий атакайлар билгеләнде; чишмә территориясен төзекләндерүгә керткән зур өлеше өчен Анастасия Подгорнова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл җирлеге башлыгы якташы Михаил Кузьминга икона бүләк иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Изге бәйрәм кунакларын Алексеевск районының үзешчән сәнгать артистлары, иҗат коллективлары һәм Лаеш районының «Русская душа» ансамбле (Рождествено авылы) сөендерде.

Павел Чурашов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм традицияләрне саклап калуга һәм җәмгыятьтә тынычлыкны саклауга ярдәм итә.

Войкинода Русьны чукындыру көнен бәйрәм итү инде алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм бу күркәм төбәкнең чын традициясенә әверелә. Бәйрәмнең йөрәге, фикерләрнең башлап йөрүчесе һәм иҗади уй-ниятләрне тормышка ашыручы булып - җирлек җитәкчесе Надежда Петровна Шабутдинова тора. Нык холыклы һәм йомшак йөрәкле бу нәфис зат якташларын берләштерә, аларны кече Ватанны төзекләндерүгә генә түгел, мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә һәм саклауга да рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев