Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Кайгырту» приюты үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтте!

Приют коллективын һәм тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән район башлыгы Сергей Демидов котлады.

Район башлыгы приют хезмәткәрләренә һәм ветераннарына авыр тормыш хәлендә калган балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Сергей Демидов приют директоры Марина Солдатовага илле мең сумлык сертификат тапшырды. Бу акчаларга кер юу машинасы сатып алырга планлаштырыла. Балаларга исә, Сергей Анатольевич татлы бүләкләр бүләк итте, алар тормышында бәхетле һәм якты көннәр күбрәк булсын дип теләде.

Шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина да котлады. Бу көнне балаларга күп еллар буена мәхәббәтләрен һәм игелекләрен бүләк иткән ветераннарны да хөрмәтләделәр. Шулай итеп, Людмила Анисимова, Анна Захарова, Наталья Каябордина алкышларга, рәхмәт сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды. Алар унбиш ел элек Алексеевск район башлыгы Алексей Иванович Демидовның «Куянкай» балалар бакчасы бинасының бер өлешен приютка бүлеп бирүен искә алдылар.

Приют тәрбияләнүчеләре исеменнән тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре белән Полина Котова мөрәҗәгать итә:

«Тәрбиячеләр безне җылылык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән уратып алалар. Безне иң яхшы пешекчеләр тәмле итеп ашаталар. Без балалар белән бик дус яшибез, бергәләшеп уйныйбыз, бер-беребезгә дәресләрдә булышабыз. Приютыбызны һәм анда безнең өчен төрле кызыклы чаралар үткәрүчеләрне, әйләнә-тирәбездәге барлык изге күңелле кешеләрне яратабыз. Аларга бик зур рәхмәт!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев