Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Казанда бер көн

Редакциягә Зур Тигәнәле урта мәктәбе укучылары мәкалә язып җибәргәннәр. Аның эчтәлеген сезгә тәкъдим итәбез.

- Беркөнне безгә сыйныф җитәкчебез Айсылу апа Казан шәһәренә экскурсиягә баруыбыз турында хәбәр итте. Без ул көнне зарыгып көтеп алдык.

Менә без юлга кузгалдык. Юлда барганда тирә-юньне күзәтеп, андагы табигать матурлыгына сокланып, Казан шәһәренә килеп җиткәнебезне дә сизми калдык.

Экскурсиябезне чал тарихлы Кремльдән башладык. Аның зурлыгына, диварларның ныклыгына карап сокландык. Шушы стеналар Казан шәһәрен күп дошманнардан саклап калган икән.

Кол Шәриф мәчетенә карап исебез китте. Рәсемдә дә бик матур, ә якыннан караганда ул тагын да күркәм икән. Без мәчет янына басып, истәлеккә фотога да төштек.

Фәнзил Әхмәтҗанов, Риналь Мәхмүтов, Айнур Нигъмәтуллин.

- Без Казанда Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында әңгәмә уздырдык. Быел Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы турында без сыйныфыбызда да бик күп сөйләшүләр үткәрдек. Ә мондагы сөйләшү аеруча истә калды, чөнки безгә Муса Җәлил һәм аның дуслары карап торалар кебек иде. 11 җәлилче арасында Зур Тигәнәле авылы егете Абдулла Батталның сурәтен күреп горурландык. Алар каршында баш идек.

Рафаэль Гайфуллин, Айнур Шиһабетдинов.

- Казан истәлекле урыннарга бик бай. Шуларның берсе - Татарстан Республикасының Милли китапханәсе. Китапханә бинасының тарихы да бик кызыклы икән. Безне моның белән милли китапханә хезмәткәрләре таныштырды, аларны тыңлавы бик күңелле булды.

Әлеге бинаны 1908 елда Ушков фамилияле байлар салдырган. Алар аны туганнан туган энеләре Алексей Ушковка төзегәннәр. Ә Алексей туй бүләге итеп үзенең булачак хатыны Зинаида Ушковага биргән.

Ике катлы матур бина Казан шәһәренең үзәгендә Казан дәүләт университеты янында урнашкан. Аның эченә килеп керүгә үк, япон стилендә төзелгән баскычларга, алтын йөгертелеп ясалган сыннарга, мәрмәр идәннәренә карап шаккаттык. Тәрәзәләрендәге бизәкләр искиткеч матур. Алар 100 ел элек ясалсалар да, төсләрен югалтмаганнар, бик матур торалар. Икенче катта бик зур кунак бүлмәсе, ир-ат һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр ясалган булган. Аларның һәрберсе аерым стильдә бизәлгән. Ә безгә бик ошаганы - Кышкы бакча булды. Монда хатын-кызлар кереп ял иткәннәр. Чыннан да, бу бүлмәдә бик рәхәт. Стеналар диңгез кабырчыгыннан ясалган. Стенадагы махсус ясалган урыннарда төрле-төрле гөлләр, үсемлекләр утыртылган. Шушы үсемлекләр арасында үзеңне бакчада дип хис итәсең. Бер якта зур аквариум тора, ә анда чып-чын алтын балыклар йөзә!

Бу бинаның һәр бүлмәсе үзенчә матур. Безгә экскурсия бик ошады. Безне алып барган Айсылу апа белән Гөлсинә апага бик зур рәхмәт.

Илназ Галимов, Азат Әхмәтҗанов, Илфат Нуруллин.

- Быелгы ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Шуңа күрә без төрле конкурсларда катнашабыз, китаплар укыйбыз. Әле Татарстанның Милли китапханәсендә экскурсиядә булып кайттык. Бу бинаны китапханә ясарга Н. Крупская кушкан. Хәзерге көндә китапханәдә 4 миллионга якын китап бар икән! Мондагы китапларның күплегенә безнең исебез китте. Зур уку залында бик күп компьютерлар. Үзеңә кирәкле электрон китапны шуннан да табып була. Әлеге залда китап укып утыручылар да шактый иде. Шуңа күрә без аннан бик тыныч кына үтәргә тырыштык. Шунда кемдер: "Мин мәктәпне тәмамлагач, университетка укырга керәм һәм бу китапханәгә киләм", - дип әйтеп куйды. Бу минутта мондый уй күбебезнең хыялы иде бугай.

Китапханәче апалар безнең белән "Каләмне корал итеп..." дигән әңгәмә дә үткәрделәр. Без бик күп язучыларның Бөек Ватан сугышында катнашканын белдек, авылдашыбыз Салих Баттал турында сүз чыккач, горурланып аның турында сөйләдек.

Безне экскурсиягә чакырган Милли китапханәдә эшләүче апаларга бик зур рәхмәт әйтәбез.

Камилә Хәйбуллина, Алсу Кирамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев