Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кешеләргә җан җылысы кирәк

Табигатьтә яз хакимлек итә, җир уяна, тирә-як сихри бер матурлыкка төренә.

Сау сәламәт, күңеле тыныч хезмәт кешесе өчен бу гадәти тормыш. Барыбыз да иртән торып, ашыга-кабалана көндәлек мәшәкатькә чумабыз. Беребезгә дә картлык килер, авыру тотар, гарип калырбыз, дигән уй башка да кереп чыкмый, әле шулар янәшәсендә ялгызлык та булса... Ходай сакласын, тәкъдирләргә язмасын, язган булса да сызып атсын, дип дога кыласы гына кала.

Олы кеше, дин илчесе буларак, Равил хәзрәт безгә шул турыдагы уйларны искәртте. Һәм без 19 март көнне Зур Тигәнәле авыл җирлеге, мәчет, мәдәният йорты, музей, китапханә хезмәткәрләре берләшеп, Зур Полянка авылындагы “Картлар интернат йорты”на хәл белергә бардык. Безне һәрвакыттагыча шәфкать туташы, мөләем Динә ханым каршы алды. Бу визитыбыз безнең беренче генә түгел, ул инде традициягә кереп китте, шуңа да без Динә белән алдан аралашып, килешеп куйдык.

Безнең бурыч, дөньябызга матур яз килгәндә, игътибарга мохтаҗ авыру картларның күңелен күрү, моңсу тормышларына бераз гына булса да дәрт, шатлык өстәү иде. Һәм без моңа ирештек тә, дип уйлыйбыз. Интернат хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләрне кызыл почмака җыеп утырткач, без иң элек аларны сәламлап кыска гына концерт программасы күрсәттек, аннан мәчет иганәчелеге ярдәме белән сатып алынган, тәм-томнарны һәм кием-салымнарны өләштек. Авыл халкы музейга үз китапханәләреннән шактый кызыклы китаплар тупламасы китерделәр һәм без аларны да алып барып интернат китапханәсенә тапшырдык. Безнең белән очрашу олы кешеләр өчен зур бәйрәм булды, йөзләренә балаларча шатлык кунды, гел бертөрле тормышка бераз гына бизәк өстәлде сыман.

Биредә тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләре, телләре, диннәре төрле булса да, язмышлары бер үк, туган нигезләреннән, якыннарыннан аерылып, ниндидер сәбәпләр аркасында, монда килеп яшәргә мәҗбүрләр. Аларны шушы интернат йорты берләштерә, үзара килешеп, бер-берсенә ярдәмләшеп, бер гаилә булып яши бирәләр. Ә бит араларында бөтенләй дә ярдәмгә мохтаҗ, гариплеккә дучар булучылары да шактый. Ходай сакласын, бер кем дә шундый хәлдә калырмын дип яшәми, ә язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Әнә шундый кешеләрне тәрбияләп, хәләл көчләрен сарыф иткән интернат хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, ярый әле сездәй изге күңелле кешеләр бар, зур хезмәтегез, үзегезгә мул хөрмәт булып әйләнеп кайтсын иде.

 

Лилия ЗАРИПОВА, музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев