Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хат ташучылар редакциядән премияләр алдылар

Без 2022 елның беренче яртыеллыгына «Заря» һәм «Таң» газеталарына язылу кампаниясе кысаларында узган хат ташучылар конкурсына йомгак ясадык.

Аның җиңүчеләре Алексеевскидан Елена Захарова һәм Урманасты Шунталысыннан Фәния Хәмидуллина булды.

Аларның һәркайсысы район газетасына яздыруда актив катнашкан өчен редакциядән акчалата бүләк алды.

Җиңүчеләр әйтүенчә, әлеге җиңү Яңа елга яхшы бүләк булды. Фәния Хәмидуллинаны без Урманасты Шунталысының почта бүлекчәсенә барып котладык, ул анда инде тугыз ел хат ташучы булып эшли.

«Безнең авылда барысы да диярлек район газетасын татар телендә алалар, бары тик берничә кеше генә рус телендәгесенә языла. Беренче тапкыр җиңдем һәм мин бик шат. Мондый бәйгеләрне ешрак үткәрегез», - ди Фәния Наил кызы.

Елена Захарова бүләкне алырга редакциягә үзе килде. Аның хезмәт күрсәтү зонасында бистәнең үзәк урамнары.

«Бүләк өчен рәхмәт, бу көтелмәгән һәм күңелле булды. Яңа елда алексеевскилыларга бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетүләрен телим, ә аларны без алып килербез», - ди Елена Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X