Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хатлар, хатлар

Көз айлары башланып китгәнгәме, редакциябезгә хатлар килә башлады. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Беренче хатны Югары Татар Майнасы авылыннан Алия Шакирова язып җибәргән.

Ак халатлы
шәфкать иясе
  Сәламәтлек – иң зур байлык, аны сатып алып булмый. Сәламәтлек сагында торучы табибларны ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге күңелле кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.
Бәла аяк астында, ди. Җәйге кызу көннәрнең берсендә аягымда тирән җәрәхәт белән үзәк район хастаханәсенә килдем. Миңа тиз арада, искиткеч алтын куллы табиб  Мәдымаров Раушан Наманжонович ярдәм күрсәтте. Яңадан аягыма баса алмам диеп бик курыккан идем. Тик табиб оста итеп тирән яраны текте, һәм бер ай дигәндә мин, Аллага шөкер, аягыма ныклап торып баса башладым.
Хөрмәтле Раушан Наманжонович, Аллаһы Тәгалә сезгә нык сәламәтлек, сабырлык бирсен, изге эшегездә зур уңышларга ирешергә насыйп итсен!
Сез чыннан да үз эшегезнең остасы, шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең үз хезмәтегезгә бирелгәнлегегез, аны чын күңелдән яратып башкаруыгыз һәр хәрәкәтегездә, һәр сүзегездә чагыла, зур рәхмәт сезгә!
 Өлкәннәрне
хөрмәтләп!
Районыбызда  15 меңнән артык  өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Алар өчен ай дәвамында төрле чаралар оештырыла, ташламалы хезмәтләр күрсәтү дәвам итә. Балалар өлкәннәребезне хөрмәтләп җылы сүзләр язылган открыткалар әзерләп юлладылар, һәр оешма-предприятиедә  лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне кунакка чакырып ихтирам күрсәтелде, кемнәргәдер акчалата, азык-төлек пакетлары таратылды.  
Өлкәннәр көнен ничек бәйрәм итүләре турында безгә Зур Тигәнәле авылыннан да хәбәр иттеләр.
Бу көнне клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре иртәдән үк “Алан” кафесына аш-су әзерләргә җыелды. Өйлә вакытына 70ләп кешегә өстәл хәстәрләнгән иде инде. Мәчет бабайлары намазларын укыгач, бәйрәм табынына ашыкты.
Бирегә җыелучыларны иң элек авыл җирлеге башлыгы Салават Әхмәтҗанов котлады, аннары сүз мәдәният хезмәткәрләренә бирелде. Яраткан “Хыял” ансамбле дә үзләренең матур чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерде. Ә иң мөһиме бирегә җыелучылар Корбан шулпасы авыз итте, аны шушы авыл кешеләре һәрберсе үзләренең чалган корбаннарыннан өлеш итеп калдырган иде, бу хәзер әлеге авылда традициягә кергән.  Коръән укып, мәрхүмнәр рухына дога кылынды, ә исәннәргә, алдагы елларда да шундый күркәм чараларда очрашырга насыйп булсын иде дип, чарадан оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштык, диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев