Хатын-кызга мәчеткә йөрергә ярыймы?
Кешеләр арасында, мәҗлесләрдә, урамда, мәчетләрдә еш бирелә торган сорауларның берсе, бу – “Хатын-кызларга мәчеткә йөрергә ярыймы?
Элек йөртмәгәннәр, хәзер йөриләр”, –диләр. Бу сорауларга җавап табу өчен тарихыбызга кайтып карыйк әле.
Борынгы ислам динендә хатын-кыз мәчеттә ирләр белән бергә гыйбадәт кылган. Галим һәм вәгазьче хатын-кызлар булган. Богдадта X гасырда вәгазьче Мәймүнә исемле хатын-кыз татлы теле белән дан казанган. Мәккәдә Кәримә дигән хатын Ислам динендә күпләргә таныш булган.
XII гасырда Мисырда мөселман хатын-кызлары мәдрәсәләре булган. Хатын-кыз дини эшләрдә һәр гасырда үзен күрсәтә килгән. Бүгенге көндә дә хатын-кыз дини мәгълүмат өйрәнүдә һәм аны кайберләре бала тәрбияләүдә оста куллануы белән дә аерылып тора.
Андый гаиләләрдә әти-әнигә хөрмәт, олыларга мәрхәмәтлелек, үз-үзен тотуда тәртибе күренеп тора. Бозык гадәтләр аның өчен гадәти хәл түгел.
Мәчетләргә ир-атларыбыз бик аз йөри, вакыты юк, сәбәп таба. Шул ук ирләр хатын-кызның мәчеткә килеп керүен өнәп бетерми. Үзе дә йөрми, кешенең дә мәчеткә намазга, сәдака бирергә баруын яратмый. Инде хәзер, туганнар, сорауга якынрак килик – хатын-кыз хәзер нигә мәчеткә йөри? “Күңел бушлыгын тутырыр өчен”, – диярсез.
Шулай дисәк тә ялгыш булмас, чөнки кешегә матди байлык – ашау-эчү, йоклау кебек нәрсәләр генә күңел байлыгын бирә алмый – кешегә иман нуры, рухи байлык та кирәк.
Аның кирәклеген ирләргә караганда, беренчеләр булып хатын-кызлар тоя, шуңа күрә аларны мәчет, Аллаһы Тәгалә йорты тарта да инде. Туганнар! Әйтегез әле, кайда язылган хатын-кыз мәчеткә кермәсен дип.
Пәйгамбәребез с.г.в. әле моннан ничә гасыр элек үзе белән бергә намаз укыган ир-атларга, намаз тәмам булгач, бераз көтеп торыгыз, хатын-кызлар чыксыннар, дигән.
Пәйгамбәребез с.г.в. башка ирләр белән бергә үз урынында җәмәгатьләре һәм хатын-кызлар чыгып беткәнне көтеп утырган, диелә хәдистә (Мөслим). Дөрес, аңа мәчеткә барып, намаз уку фарыз –мәҗбүри диелмәгән, ихтыярга куелган. Дин буенча хатын-кызга олуг дәрәҗә бирелә, хәтта җәннәт –аналар аяк астында, дип аңлатыла.
Миңа Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе белән хаҗ гамәлләрен үтәргә насыйп булды. Мәккә шәһәрендә урнашкан Кәгъбәтулланы күрү насыйп булды. Әлхәмдүлилләһ, шул мәчеттә – Әл-Хәрам мәчетендә, ире-хатыны бергә, хәтта намазда бер рәттә басып укыйлар.
Энә төшәрлек тә буш урын юк, хатын-кызга мәчеткә керергә ярамаса, кермәгән булырлар иде. Анда ирләр хатын-кызны хөрмәтләп, аны үзеннән алда кертеп җибәрә. Җомга намазларына баручыларга карап, исең-акылың китә, аны тел белән аңлатып булмый, хәтта урамда кеше күплектән тапталып үлүчеләр дә юк түгел.
Сафа–Мәрвә таулары арасын йөгереп үткәндә берничә кешенең вафат булуын үз күзләрем белән күрдем. Ир кеше дә, хатын-кызы да сәгый кыла, бер кешенең дә күзенә ир яки хатын күренми, барысы да бер уйда – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итү.
Бу турыда көннәр буе сөйләрлек, анда кеше, йокласам ишетми, күрми калам дип, төннәрен дә йокларга ятмый иде. Мин моны мисал итеп кенә китердем. Мәккә шәһәрен диннең үзәге дисәң дә була, ярамаса, хатын-кызны мәчеткә кертмәсләр иде. Икенче мисал. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. торган һәм вафат булып күмелгән шәһәре дә, үзе салдырган мәчет кырыенда кабере дә бар.
Шул мәчеттә намаз вакытында ирләр сәҗдәдә, ягъни маңгай намазлыкка тигән вакытта аларның күзләре хатын-кызга төшмәсен, бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә сәҗдә кылыр өчен мәчетнең эче кеше буеннан әз генә биегрәк итеп икегә бүленгән. Ирләр – бер, хатын-кызлар – икенче якта, вәгазь радио аша алып барыла.
Шушы мәчеттә Пәйгамбәребез с.г.в., сәхәбәләр намаз укыган. Миңа да Аллаһы Тәгалә насыйп итте, гөнаһларларыбызны гафу итсә иде Үзе Раббым. Синнән генә сыгынып сорыйм дип башыңны намазлыктан күтәрә алмаслык хәлдә булганда, кайда анда хатын-кызга, башка кешегә күз төшерү.
Ислам шәригате буенча, намаз укыганда, ирләр бер рәттә, хатын-кыз алар артында – икенче рәттә укырга тиеш. Ара чама белән 2-3 метр булу хәерле. Бу, ирләр сәҗдәдә вакытта, арттагы хатын-кыз күзгә күренергә тиеш түгел, дип аңлатыла. Әгәр, үз нәфесеңә үзең хуҗа була алмасаң, күңел пәрдәң ертык булса аның 10 метры да җитмәячәк. Хөрмәтле имамнар, хәзрәтләр!
Әгәр без идарә иткән мәчеткә ир-атлар йөрми икән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, намаз укырга хатын-кызлар киләләр икән, аларны рәхмәтләр әйтеп кабул итик. Ирләр хәзер мәчеткә йөрергә теләми, тартылмый, авыл җыеннарында, җыелышларда да хатын-кызлар гына. Мәчетләргә җомга намазларына вәгазь тыңларга хатын-кызларны җәлеп итәсе иде, иншаллаһ.
Динебездә бүленү юк. Хатын-кыз да, ирләр дә тигез, туганнар.
Һәрберебезгә дә саулык-сәламәтлек, тигез матур иманлы тормыш теләп, хаҗи Әдип ШАКИРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев