Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хәмитшина Альбина Илсур кызын хезмәттәшләре юбилее белән котлыйлар

Татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә булган.

Бүгенге көндә дә безнең халык дөнья күләмендә үз йөзен югалтмыйча, башкаларга үрнәк булып яши белә.

Башка халыкларга үрнәк булыр өчен, билгеле, үз халкың арасында үрнәк булырлык шәхесләрең булу кирәк. Шөкер, бездә үрнәк итеп куярлык, мактап сөйләрлек кешеләр байтак.

Бүген мин газета укучыларыбызга шуларның берсе – хезмәттәшебез, дустыбыз, киңәшчебез, сердәшчебез Альбина турында язарга булдым, дип башлап җибәргән редакциягә юллаган мәкаләсен 1 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәзилә Гадеева.

 

Хәмитшина Альбина Илсур кызы – тумышы белән Әтнә ягының Олы Мәңгәр авылы кызы. Укытучылар гаиләсендә туып үскәнгәме, ул кечкенәдән акыллы, белемгә омтылучын, чая кыз булып үсә. Чая кызларны мишәр егетләре яратканга, хәзер инде ул – безнең як килене, безнең як кешесе.

 

Аны белмәгән кеше юктыр, чөнки ул – укытучы, яхшы укытучы. Бистәбезнең 1нче мәктәбедә 20 ел эшләү дәверендә күпме балага белем һәм тәрбия биргән ул. Альбина укыткан укучылар бүгенге көндә дә аны хөрмәт итеп искә алалар, балаларын аңарда укытасылары килә.

 

Альбина Илсур кызы турында, шәхсән мин, бары тик уңай яктан гына сөйли алам. 12 ел бергә эшләү дәверендә мин аның тискәре якларын күргәнем булмады. Ул – чын татар баласы, татар кызы.

 

Нинди генә эшкә алынса да, аның кулларыннан гөл тама. Сөйләсә сүзе, эшләсә эше килешле аның. Татар кызларына хас тыйнаклык, оялчанлык та, кирәк чакта гаиләсен, дусларын, халкын яклап чыгарлык батырлык та бизи аның холкын.

Альбина Илсур кызы – хатын һәм әни буларак та башкаларга үрнәк итеп куярлык кеше. Гаиләдә ир – баш, хатын – муен диләр. Ә Альбина турында мин: бик башлы муен, – дип әйтер идем.

 

Чын татар кызы буларак ул ирен дә ир итә белә, балаларын да тәрбияләргә вакыт таба, гаиләсен тәмле ашлар белән дә сыйлый, бакчасында төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән бер рәттән гөлләр дә үстерә. Ә кайнанасы Гөлсирә апа турында әни диеп кенә түгел, ә безнең әнкәй дип сөйли.

 

Бүгенге көндә Альбина – үзе дә кайнана. Килене Дилбәр белән әниле-кызлы булып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшиләр алар. Нәсел дәвамчылары – оныклары да гаиләдә нур өстенә нур булып матур гына үсеп килә.

 

Бишенче июль көнне Альбина Илсур кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без – дуслары, хезмәттәшләре газета битләре аша аны шушы матур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

 

Хөрмәтле Альбина Илсур кызы, сиңа гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.

 

Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Алга таба да кешеләр арасында үрнәк булып, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев