Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хөрмәтле мөселманнар! Алексеевск районы мөхтәсибәте исеменнән сезне олугъ бәйрәм - Ураза бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бөтен дөнья мөселманнары изге Рамазан дәвамында ураза тоттылар, намазлар укыдылар, рухи яктан үсәргә, һәр көнне изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыштылар, шул ук вакытта алар Аллаһы Тәгаләдән укыган догаларының кабул итүен һәм барлык гөнаһларын кичерүен сорадылар.

Аллаһы Тәгалә барчабызны да тынычлыктан, тазалыктан, бәхет-шатлыктан, сәламәтлектән аермасын! Бу бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, муллык, иминлек алып килсен!

13 май көнне барлык мөселманнарны да мәчеткә чакырабыз. Бәйрәм намазы иртәнге сәгать 6да башланачак. Намаздан соң бөтен кунаклар да сәгать 7дә чәй табыны янына чакырыла.

Кунакларны хуш исле пылау, тәмле гает коймаклары һәм башка сый-нигъмәтләр белән сыйлаячаклар. Шулай ук балаларыбызның да бу бәйрәм шатлыгын безнең белән уртаклашуларын телибез, балаларны татлы күчтәнәчләр көтә. Без һәр кунакка да шат булачакбыз!

Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X