Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Хәтер вахтасы-2019». Буыннар бәйләнеше.

Гайсиннар гаиләсенә хәрби машинаның бер өлешен тапшырдылар, аңарда Татьяна Георгиевнаның әтисе фашист илбасарлары белән сугышкан.

Бүген Казанда узган «Хәтер вахтасы-2019»да якташларыбыз гаиләсенә самолет карбюраторының бер өлешен тапшырдылар, анда Георгий Рождественский (Татьяна Гайсинаның әтисе) сугышчан очышлар ясаган. Самолет хәрби очыш вакытында бәреп төшерелгән. Экипажның 3 сугышчысыннан Георгий Рождественский гына исән калган. Ун елдан соң самолетны Новгород өлкәсендә эзтабарлар табып алган.

Хәзер бу гаилә реликвиясе булачак.

Безгә үзенең бабасы Рождественский Георгий Илларионовичның батырлыгы турында Марат Гайсин (Геройның оныгы) сөйләде:

– Без – тыныч заман буыны. Әмма сугыш турында без китаплардан, фильмнардан, сюжетлардан гына беләбез. Еллар үтү белән безнең әби-бабаларыбыз шул еллардагы вакыйгалар турында сөйләделәр. Минем бабам Георгий Илларионович Рождественский – 1941 елның 22 июненнән Ватанны сакларга киткән. Ул йөздән артык сугышчан очыш ясаган. Алар арасыннан 70 тапкыр разведкага чыгып кергән. 81 тапкыр чыккан өчен, сугыш биремнәрен үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен: I дәрәҗә Ватан сугышы, II дәрәҗә Ватан сугышы , «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз» орденнары һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Георгий Илларионовичның сугыш кенәгәсендә: “Хәрби биремнәрне бик яхшы башкарган, биш яшь атучы радистны өйрәткән. Зур хәрби тәҗрибәсе бар, ул кул астындагыларга оста итеп аны өйрәтә белә. Берлинга җиткәндә, ул иптәшләре белән зур эш башкарган. Туры сүзле, таләпчән командир кул астында эшләүчеләргә үрнәк булып тора”, дип язылган.

Быел без Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел тулуны бәйрәм итәбез. Әмма безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә элеккечә миллионлаган солдатларның бөек батырлыгы яши. Бу батырлыкны алар дан өчен түгел, ә тормыш өчен эшләделәр. Бүгенге буын һәлак булган һәм хәзерге вакытта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын хәтерли һәм хөрмәтли дип ышанып әйтә алам.

Биләрнең «Юнармеец» эзләнү отряды патриотик эш өчен билгеләп үтелде.

Шул ук чарада биләрлеләргә «Ватан» төбәк яшьләр оешмасыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Яшьармиячеләрне үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү һәм тарихи хәтерне саклап калу буенча эш алып барулары өчен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев