Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кәлимуллина Гөлфинур Җәүдәт кызын 16 июльдә булачак юбилее белән котлыйлар

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Сезгә җаваплы эшегездә уңышлар һәм исәнлек-саулык телибез. Шушы хат юллары аша, без үзебезнең иптәш кызыбыз Кәлимуллина Гөлфинур Җәүдәт кызын 16 июльдә булачак юбилее белән котлап узасыбыз килә. Ул тумышы белән Әлки районы Каргалы авылыннан, хәзергесе вакытта Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылында яши.

Кадерле дустыбыз Гөлфинур! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Яшьли ятимлек сагышы белән күңелең авырлыкларга бирешмичә, тормышта дөрес юл таптың.

Яраткан һөнәрең буенча 15 ел Казанда эшләгәннән соң, үзеңнең пар канатыңны – Раилне очратып авылга күчеп кайттың. Бала ялында булганда, авылда сатучы эше тәкъдим иткәч, балаңа 1 яшь тә тулмыйча кибеткә эшкә чыктың һәм бүгенге көнгә кадәр бер урында эшләп, хөрмәтле кеше булып каласың.

Авылга килен булып төшкәннән бирле кайната һәм кайнанаңны әти-әни итеп күреп яшисең.

 

Һәр көн сине котлап кояш чыксың,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең, юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән дусларың Наил, Гөлфия,

Алсу, Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X