Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Комбайнчы ярдәмчесе Зилә Вәлиуллина

Уракта гүзәл затлар

Комбайнчы хезмәте җиңелләрдән түгел. Тик ул шулай булса да авыл кешесе өчен мактаулы хезмәт. Әле тагын урып-җыюда кызлар да эшләсә, монысы инде аеруча да сокланырлык! Комбайнчы ярдәмчесе Зилә  Вәлиуллина комбайнчы ярдәмчесенең  көнкүреше һәм алга таба планнары турында сөйләде.


– Зилә, син комбайнда күптәннән эшлисеңме? Һәм син кем белән эшлисең, парың кем?


– Минем әтием Ирек Вәлиуллин 1983 елдан «Алга» колхозында комбайнчы булып эшли.  2011 елда аңа комбайнчы ярдәмчесе кирәкте. Һәм ул көннәрдән беркөнне өйгә кайтты да гаиләбезне бергә җыеп, апам Ләйләне үзенең ярдәмчесе итеп алырга кирәк булуын хәбәр итте.

 

Әти безгә кечкенәдән техникага кызыксыну уятты, без апам белән һәрчак әтиебезнең уң кулы булдык дисәк тә ялгыш булмас, хуҗалыкта һәрчак ярдәм иттек. Шуңа да апам бу тәкъдимне бик җиңел кабул итте. Ә икенче елны миндә дә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү теләге туды. 

 

Әгәр апама шәһәргә эшләр белән барырга туры килсә, мин аны алмаштыра идем. Әти барысын да күрсәтте, инструментларны танырга өйрәтте, инструктаж үткәрде. Менә шулай комбайнчы ярдәмчесе булып киттем.


– Бу бит бөтенләй дә кызлар эше түгел, син ничек эшли аласың? Менә әйт әле, комбайнчы ярдәмчесе вазыйфаларына нәрсәләр керә?


– Комбайнчы ярдәмчесе вазыйфаларына–  подшипникларны майлау, майны,  моторны тузаннан карап тору, радиатор һәм комбайнны һәрчак карап тору керә, әле тагын радиаторга су кирәксә су өстәргә, тәрәзәләрне һәрчак сөртеп торырга, ватылган очракта әтигә инструментларны биреп торырга.

 

Комбайнны йөртүне бик әйбәт белергә кирәк. Боларга барысына да әти өйрәтте. Кирәксә мин штурвал артына да утыра алам. Эш көнебез иртәнге сәгать җидедә башлана һәм кичке сәгать сигез, тугызларга кадәр дәвам итә.


–Зилә, дусларың моңа ничек карый?


  – Безнең гаиләбезне яхшы белүчеләр моңа «моның нәрсәсе бар?» дип кенә карыйлар. Ә менә шәһәрдәге дусларым гаҗәпләнәләр, әле өстәвенә моны исбатлау өчен  фото яки видео җибәрүемне сорыйлар. Ә кырда минем белән тагын сыйныфташларым да эшли, бу безнең өчен өйрәнгән эш.


– Шундый зур техника белән идарә итәргә авыр түгелме?
– Әйе, бу хезмәт бик зур игътибар таләп итә. Мондый техниканы йөртү өчен, белем, практика, үзеңә дә ышаныч кирәк. Әтиемә рәхмәт,   апам белән миңа ышанычы өчен, безне шундый кирәкле хезмәткә өйрәткәне, тәҗрибә туплатканы өчен.

 

Ә эшкә киткәндә әбием белән әнием безгә изге теләкләрен, сак кына булуыбызны, кирәкмәгән җирләргә үрмәләмәвебезне, кыскасы бик игътибарлы булып эшләвебезне теләп калалар. Аларга, без әти белән эштән кайткан җиргә өйләрне җыештырып, тәмле ашлар әзерләп торганнары өчен рәхмәт. 

   Мин алга таба сезонда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә, колледжны кызыл дипломга тәмамларга, югары белем алырга телим. Минем әле теләкләрем зурдан, алар кабул булыр дип уйлыйм.


Зилә, алар һичшиксез кабул булачак! Шундый кыюлык һәм җитезлек белән, башкача була алмый. Без шундый якташларыбыз белән горурланабыз — кыр кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев