Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кояш кебек Шәмсия апа

Бу елның 21 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булып узды. Бу хакта Зур Тигәнәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсия ханым ӘХМӘТҖАНОВА аннан алган тәэсирләре турында язып җибәргән:

- Кичәгә халык бик күп килгән иде. Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге белән дә үзен яраттырган шәхесне күрү, аралашу, яңа иҗат җимешләре белән танышу очраклы гына миңа да язган булып чыкты. Казанда яшәүче балачак дустым Миләүшәгә баргач, ул мине кич белән Шәмсия апаның иҗат кичәсенә алып барды. 3382 дусты арасыннан Контакт челтәрендә әле дә миңа җылы хатлар җибәреп ятучы Шәмсия апаның гадилегенә сокланам.

" Кайчак кайдадыр күңелеңә якын кеше барын тою да җитә. Мине шул якын кешеләрең исемлегенә куй әле, Илсөя ", - дип язган иде ул миңа . Аның белән аралашу бик уңай .Ул миңа бертуган апам кебек тә тоела кайчак. Ул шулкадәр ачык күңелле. Аның турында күпме генә язсаң да, сүзләр җитмәс төсле.

Кичәне китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев ачып җибәрде. Әдәбият галиме Фоат Галимуллин үз чыгышында шагыйрәнең иҗатына зур бәя биреп, аның белән горурлануы турында әйтте. Шәмсия Җиһангирова - яшьтән үк әдәбият, сәнгать дөньясында кайнап, тормышын татар халкына, әдәбиятына, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган милләтпәрвәр ханым.

Китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла торган шигырь җыентыкларын кибетләрдән табып булмый, алар китапханә киштәләрендә дә тормый, гел кулда. Туган авылы Баек турында чыгарган «Бакый бул, Баек!» китабы якташларының күңел матурлыгы, җан җылысы турында. Бу китап талантлы шагыйрәнең тагын бер үзенчәлекле ягын ачты.

Кичә шигырь һәм җыр белән аралашып барды. Нечкә хисле шагыйрәнең сузләренә матур җырлар язылган. Аларны Нурзадә, Азат Хөсәенов, Закир Шаһбан, Илзидә Госманова, Фәрит Низамиев һәм Әсхәт Хисмәтов яңгыратты. Кичәдә Шәмсия ханымның кызы Гөлназ Җиһангирова, оныклары Илһам һәм Камилә Җиһангировалар да катнашты. Шагыйрә дәвамчылары башкарган җырлары һәм шигырьләре белән тамашачыларның алкышларына күмелде.

«Болгар» радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессыннан Булат Ибраһимов, хезмәттәшләре буларак, Шәмсия Җиһангированың һөнәри эшчәнлеге турында матур чыгышлар ясадылар.

Шәмсия апа үз шигырьләрен укып, үз җырларын җырлап, залдагы һәркемне сокландырды. Без хисләр ташкынында йөздек, рухи ләззәт алдык, алай гына түгел - уйландык та, көлдек тә, еладык та.Аның каләменнән матурлык һәм җылылык бөркелә.


Милләт турындагы, тел язмышы хакындагы фикерләре дә катнашучыларны битараф калдырмады. Бу очрашу тәэсире һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Ә шагыйрә исә киләчәк иҗатында укучыларны яңа әсәрләре белән шатландырыр, дип өметләнәбез.

Шәмсия Җиһангирова нигездә мәхәббәт турында яза. Хатын-кыз иҗатчыларның ул темага еш мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Чөнки хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк: елмаюлы карашын да, иркә сүзне дә, кимсетү-кыерсытуны да, хыянәт-алдашуны да нечкәрәк тоемлый.

Хисләре ихластан ташып чыга, шуңа күрә сүзләре дә ир кешеләрнекенә караганда ышандырырлык яңгырый. Мәхәббәт дигәндә - бу төшенчәне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәктер. Аның шигырьләрендә, җырларында ул сөю хисе гүзәл табигатьле Мөслим тарафларына, туган авылы Баекка, бәбкәләр куып йөргән Сарашлы су буйларына, газизләрдән- газиз әнкәсенә, йөрәк парәләре булган балаларына, дусларына, танышларына да юнәлдерелгән.

Шәмсия Җиһангирова шагыйрә генә түгел, прозаик та. "Яшел гармун" повесте - уйланып укырлык, гыйбрәт алырлык әсәр. Эзләнүдән, иҗат дәрте белән янудан туктап тормый Шәмсия Җиһангирова. Әле аның балалар өчен язылган, һәрберсе үзенә күрә бер сер сандыгын хәтерләткән матур-матур шигырьләре бар.

Шуның өстенә ул Татарстан радиосында мөхәррир буларак та тыңлаучы күңеленә үз сукмагын салучы бәйрәм булырдай "Әдәби хәзинә" тапшыруын алып баручы шагыйрә дә. "Мин юбилей, китап тәкъдим итү кичәләре уздырганым юк, - ди Шәмсия Җиһангирова.

- Соңгы араларда халыкка билдән түбән юмор гына кирәк, халык шигырь тыңлый белми, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әмма бу фикер белән килешмим. Татар шигырьдән бизмәгән, шигырь кешенең җанын чистарта, күңелен паклый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев