Күпләр өчен үрнәк гомер юлы
Кеше җиргә тугач та, үзеннән матур эз калдырырга: йорт төзергә, бакча үстерергә, балалар тәрбияләргә бурычлы, дигән фикер яши.
Бу эшләрне башкарырга кешегә күпме гомер кирәк икән соң? Кайберәүләр тиз арада ирешә алса, кемнәргәдер озын тормыш юлы кирәк икән.
Җирлегебездә зур гаилә стажы туплап, тигезлектә 60 ел бергә гомер кичергән гаиләләр сирәк күренеш. Бүгенге көндә Зур Тигәнәле авылында шундый 4 гаиләнең берсе минем әти-әнием Флера белән Дамир Әхмәтшиннар гаиләсе, 30 октябрьдә 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.
Алар сугыш чоры балалары, бер сыйныфта укып, бергә уйнап- үскәннәр. Яшь булуларына да карамастан, үзләренең олы хисләренә ышанып, бер-беренә тугры булырга вәгъдәләр бирешеп, 20 яшьләре дә тулганчы 1960 елның көзендә гаилә тормышы коралар.
Балачаклары авыр елларга туры килгәнгәме, алар үз яшьләренә караганда иртәрәк өлгереп, тормыш арбасына иртә җигеләләр.
Әниебез балачагын искә алганда, үзенең әти дияргә тилмереп, әтиле кешеләргә кызыгып, эх, бер әтине күрсәң иде диеп, үткән бала чагы турында хәтерли. Бу көннәрдә 15 ноябрьдә аңа 80 яшь тула, ә бит әтисе Гариф бабай сугышка чыгып киткәндә, аңа бары 8 ай гына була. Озакламый “кара кәгазь” килеп, алты кешелек гаиләне: әнисе белән 4 бала һәм карт кайнананы кара кайгыга сала. Әниләре эш сөючән, тырыш булуы хакында, балаларны саклап кала ала, барысын да исән-сау үстереп тормышлы итә. Әнигә чынлап та, әтиле булырга язган икән. Тормышка чыккач, аз вакытка гына булса да, сугыштан исән кайткан Җиһанша бабайга әти дип әйтә ала. Озакламый ул да якты дөньяны калдырып китә.
Әни 15 яшеннән фермада сыерлар сава, ә 1977 елдан пенсиягә киткәнче медпунктта санитарка булып эшли. Ул эшләгән елларда бик күп шәфкать туташлары алмашынды, ә ул һәрберсе белән бик тату, бердәм хезмәт итте. Еллар буе туплаган тәҗрибәсен яшь медиклар белән дә уртаклашты. Бүгенге көндә дә бергә эшләгән кызлары хөрмәтләп хәлен белешеп торалар.
Әтиебез дә зур гаиләдә туып-үскән 6 баланың берсе. Ул 1941 елның маенда туган, әтисе сугыштан кайткач, ир заты күрмәгәнлектән, куркып, сандыкка качканын хәтерли. Ул дәһшәтле елларда сабыйларны ачлык елатканда, күрше әби биргән ипи сыныгының тәмнәрен бүген дә еламыйча искә ала алмый. Яшәүгә омтылыш көчле булгангадыр, ачлы-туклы үссәләр дә яшәргә көч тапканнар. Ул 7 яшьләрендә үк ат чабышларында алдынгылыкны бирмәгән, үсә төшкәч, сабантуйларда көрәшеп йөргән. Гаиләле булгач та, 3 ел армия хезмәтен үтәп кайткан. Бу еллар аларның аерым узган гомерләре. Армиядән соң үзләштергән машина йөртүче һөнәре, аның хезмәт елларын бизәде. Чөнки ул, 1978-1983 елларда районда, “Разумов” совхозының иң алдынгы машина йөртүчесе буларак танылды. Соңрак сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә ашлык амбарында слесарь булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Әти-әниебез тәртипле матур гомер кичерделәр. Безгә, өч баласына гомер биреп, бүгенге көнгә кадәр безнең белән бергә, оныкларын һәм оныкчыкларын кайгыртып яшиләр. Әтиебезгә аеруча рәхмәтебез чиксез, ул авыру әниебезне чын йөрәге белән яратып, бер тамчы авырсынмыйча тәрбияли. “Чын ярату бармы”, дигән сорауга җавап гомер көзендә икән шул. Без әтидән “әти ник син армиягә киткәнче өйләндең соң, бигрәк яшь булгансың бит”, дигәч “әниегезне бик яраттым, мин кайтканчы, алып китәрләр дип курктым”, дия иде. Аларның гомере пар аккошларга тиң, арттырып язу түгел, авылдашлар шаһит, халәл көчләре белән хезмәт итеп, үрнәк гаилә булып, матур яшәделәр. Без дә аларның йөзен кызартмадык, һәрберебез тормышта үз урыныбызны табып, әти-әнигә рәхмәтле булып, үзебез әби-бабай булсак та, өлкәннәр янында сабыйларча куанып яшибез.
Аерылсам да. Күңелем белән сизәм.
Җылысы бар туган нигезнең.
Әти - ышанычлы терәк булса,
Әни - кояшы бит өебезнең.
Язмышыма бик тә рәхмәтлемен
Биргән өчен шушы хозурыңны,
Гомеремнең азагына чаклы
Яктыртсаңчы тормыш юлымны.
Зарипова Лилия Дамир кызы, Зур Тигәнәле музей хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев