Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күпне күргән, күпне кичергән...

1951нче елның 17 февраленда Олы Тигәнәле авылында яшәүче абыебыз-Зарипов Ренат Минһаҗ улына 70 яшь тула. Без, аның сеңелләре, энеләре гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның иң нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Картлык көнеңдә балаларың бары тик “әтием”, “дәү әтием” дип кенә торсыннар. Син моңа бик лаек.

Гомер бик тиз үтеп киткән. Артка таба борылып карасаң...

Ренат абый Зариповлар гаиләсендә сигез баланың җиденче булып дөньяга килә. Балачагы Зур Тигәнәле һәм Зур Полянка авылларында уза. 1969-1971 нче елларда ил алдында торган бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Әлбәттә, җир кешесе буларак аңа агроном белгечлеге ошый. Бу теләген тормышка ашырыр өчен Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Аны тәмамлап туган авылына эшкә кайта. Авылыбызның уңган кызы Суфия апа белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бер- бер артлы ике бала: Гөлнара һәм Илнар җиһанга аваз сала. Дәү әниле йортта әбиләре пешергән тәмле ашларны ашап, бәйләгән җылы оекбашларын киеп бәхетле оныклар булып үсәләр. 1991нче елның башы гаиләгә шатлык китерә. Өченче балалары туа. Аңа Ленар дип исем бирәләр. Ренат абый озак еллар “Разумовский”  совзозында машина йөртүче булып эшли. 87 яшендә дәү әнием- Махания бакыйлыкка күчә. Аны кадерләп соңгы юлга озаталар. Гади генә биография кебек.

Тик 2003нче елның 13нче сентябрендә гаилә капкасын кайгы шакый. Тормыш иптәше Суфия апа вакытсыз арабыздан китә. Бу ачы югалтуны үзе яшьли ятим калган кеше генә аңлыйдыр.

Ләкин язмышка каршы барып булмый шул. Югалту ачысын, авырлыкларны эченә йотып егыла-сөртенә алга атларга, ятим калган 3 балага әти дә, әни дә булырга туры килә. Бигрәк тә 12 яшьлек Ленарга. Ул бирешми! Барлык күңел җылысын балаларына бирә, әниләре юклыкны белгертмәскә тырыша.

Гөлнара белән Илнар үзләре хәзер әни һәм әти. Ренат абыйның 4 оныгы да аны хөрмәт итәләр, яраталар. Казанда  яшәүләренә  карамастан, ялларда-бәйрәмнәрдә төп йортка ашкынып кайталар. Кызы Гөлнара һәм килене Гөлнара шул кыска вакыт эчендә хатын-кыз җылысын “калдырып” китәләр, әтиләрен тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә дәү әтиләре бүләккә күчтәнәчләрен җибәрергә онытмый.

Менә шулай өлешемә тигән көмешем дип кайбер ир-атка хатын-кыз ролен дә башкарырга туры килә. Андыйлар әйләнә- тирәбездә бихисап. Без аларны хөрмәт итәбез, сокланабыз.

Ренат абый! Синең төсле

Кешеләр сирәк була.

Авыр чакта синең төсле

Кешеләр кирәк була!

Синең төсле кешеләр ул

Безгә гел үрнәк була.

Иң кыен авыр чакларда

Таяныч терәк була!

Тәнеңә ходай сәламәтлек бирсен

Бәхет, шатлык озата барсыннар.

Язмышлар да сиңа гел яхшылык

Гел уңышлар гына язсыннар.

Бөтен туганнарың исеменнән сеңелең Лилия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X