Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күптән түгел генә Алексеевскида яшәүче Оркыя апа Залакова хаҗдан кайтып төште

Традиция буенча ул Алексеевск мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәдә Корбан ашы үткәрде. Бирегә узган елларда гарәп графикасын өйрәнергә мәчеткә йөргән һәм хәзер дә йөрүче бөтен мөселман хатын-кызы җыелды.

Оркыя апа хаҗны икенче тапкыр кыла инде. Ул килгән кунакларны аннан алып кайткан зәм-зәм суы белән сыйлады һәм бөтен кешегә тәсбих өләшеп чыкты.

Мул итеп әзерләнгән табын янында Рөстәм хәзрәт вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Ул хаҗ кылырга теләүчеләрнең барысына да Аллаһы Тәгаләдән аларга юлны ачуын һәм шундый мөмкинлек бирүен теләде.

Ашап, чәйләр эчкәннән соң Чистайдан йөреп, хатын-кызларның беренче партиясен гарәп графикасына өйрәткән Рәсимә апа Оркыя апага шундый бай өстәл әзерләгәне, аны онытмаганнары һәм кунакка чакырулары өчен рәхмәт әйтте, бик матур итеп Коръән укыды, изге теләкләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев