Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Квартплата түләүләрендә хата китсә – штраф

2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә квартплата түләүләрен исәпләгәндә хаталанган өчен идарәче компаниияләрне штрафка тарта башладылар.

Намуссыз коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә торак хуҗаларына артык саналган сумманың 50 процентын түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
«2017 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес санамаган өчен идарәче компанияләргә җаваплылык кертелә. Бу массакүләм күренеш һәм ул торак хуҗаларына артык саналган суммадан 50 процентын түләтү каралудан гыйбарәт. Әле моңа кадәр андый җаваплылык юк иде», - дип сөйләде Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак. Аның сүзләренчә, күп кенә компанияләр җаваплылык булмаудан файдаланып һәм беркем дә аның артыннан йөрмәс дип, исәп-хисапта артык түләүләр куялар.
чыганак: http://maydan.tatar/kvartplata-tuleulerende-xata-kitse-shtraf/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев