Кызлар бу юлы да күбрәк
ЗАГС бүлеге белгечләре май ае өчен нәтиҗә чыгарды. Язның соңгы аенда нибары алты гаилә өйләнешкән, ә менә аерылышучылар саны бу вакытка өчәү теркәлгән.
Май аенда 29 бала туган: 13 малай һәм 16 кыз. 13 гаиләдә - беренче, 11 гаиләдә - икенче, 3 гаиләдә - өченче, 2 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала якты дөньяга аваз салган.
Ата-аналар үзләренең балаларына Аделина, Азалия, Алинә, Әмирә, Ангелина, Арианна, Виктория, Диана, Елена, Илона, Кристина, Мария, Рәлинә, Рания, Сабина; Айзат, Артем, Аяз, Глеб, Ефим, Иван, Игнат, Максим, Савелий, Семен, Сергей, Ярослав дигән исемнәр биргәннәр. Үлүгә килгәндә, узган айда 32 кеше бакый дөньяга күчкән: 21 - ир-ат һәм 11 - хатын-кыз, шуларның 12се һәм 1се хезмәткә сәләтле яшьтә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев