Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Өлкәннәрне компьютер грамотасына өйрәтәләр

Яңа ел башында район үзәге мәктәпләренең берсендә пенсионерлар өчен компьютер белемнәре нигезләренә өйрәтү буенча бушлай курслар оештырылачак.

Андый курслар, мәгълүмати-методик үзәкнең мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методисты Гөлсирин Хәсәнова сөйләгәнчә, безнең районда яңалык түгел инде, алар 2012 елдан "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" Программасы кысаларында үткәрелә. "Өченче яшь университеты"ның эшчәнлеге вакытында компьютер белән эшләүнең башлангыч мәгълүматларына 200гә якын өлкән кеше өйрәтелгән. Алар иң кирәкле нәрсәләрдән башка Бөтендөнья челтәренә ничек итеп керергә һәм анда ничек ориентлашырга, Интернет аша коммуналь түләүләрне түләргә һәм күп кенә башкаларга өйрәнделәр. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бу практиканы дәвам иттерү планлаштырыла. Ике ай дәвамында информатика укытучылары һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдә башка белгечләр пенсионерлар өчен дәресләрне яңадан үткәрә башлаячаклар.

Компьютер курсларына 20 декабрьгә кадәр 2-56-40 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев