Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мәчетләргә йөрүчеләр - Аллаһның кунаклары

Җир өстендә корылган һәр мәчет Аллаһы Тәгаләгә кадерле.

Кем Аллаһны сөя - ул аның мәчетләрен дә сөя. Мәчет бит аның Сөеклесенең йорты. Шуңа күрә, ул ничек тә булса күбрәк вакытын яраткан Раббысының йортында үткәрергә тырыша.
Узган гасырның тарихка үзгәреш җилләре исә башлаган чор буларак кереп калган 90 нчы елларында рухи тормышыбыз да яңарыш кичерде. Ул елларда Татарстанда нибары 23 мәчет калган булган. Утыз ел эчендә 1,5 меңгә якын иман йорты төзекләндерелгән һәм төзелгән.
Мәхәлләбез мәчете дә шушы яңарыш чоры кичерелгән 90 нчы елларда төзелгән. Башлап йөрүче, төзетүче һәм иң беренче имам булып торучы Галимулла абый Сөниев булган. Ул шушы чорда төнлә эшкә йөреп, догалар өйрәнеп, көнен имам вазыйфасын башкарып, мәчет төзетеп, халыкны мәчеткә, дин юлына өндәгән, җыйган.
Хәзер инде мәдрәсәбездә төзелеп, гыйлем аласы килгәннәр өчен дәресләр дә алып барыла. Аллаһка шөкер, мәчетебез дә эшләп килә.
Белгәнегезчә, тагын да сөендереп, Алексеевск бистәсендә бик матур мәһабәт бина “Әлфәт” мәчете төзелә. Һәркемгә - башлап йөрүчеләргә, матди һәм физик ярдәм күрсәтүчеләргә, төзүчеләргә, намаз укып дога кылып торучыларга, шулай ук мәчет яныннан узганда сокланып карап узучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Алла бирса, дөньялар тыныч булып мәчетебез дә төзелеп бетәр!
Якташ җырчыбыз Фирдүс Тямаев бер интервьюсында “Һәр районда татарлар штабы булдырыга кирәк” дигән иде. Яңа төзелеп килүче мәчетебез дә безнең җыелышкан урыныбыз –“Татарлар штаб”ына әверелсә иде. Олылар гына түгел, яшьләребез дә күпләп тартылса иде бирегә.
Теләге булган һәркемгә мәчет ишекләре ачык. Безнең максат - телне саклап калудан гына түгел, ә татарларда милли горурлык хисе уятудан да гыйбарәт. Аеруча яшьләр бу тормышта үз урынын дөрес табарга, хезмәт карьерасы ясарга, җәмәгать эшендә актив булырга, талантлылары аны үстерергә тиеш. Эшкуарлар, җитәкчеләр арасында милләтпәрвәрларыбыз күбрәк булса начар түгел бит?
Яңа мәчетебезнең киләчәген шулай күз алдына китерәсе килә: халык анда бал кортлары оясындагы кебек кайнап торыр, гыйбадәт кылыныр, һәрбер кеше үзе теләгән файдалы эшләрне башкарыр.
Кадерле мөселман кардәшләр! Халык белән җыелышкач сөйләшеп утырганда яңадан - яңа фикерләр туа, кирәкле сорауларга җавап табыла, күп мәсьәләләрне уңай чишеп була. Киләсе киңәшмәбез 22 гыйнвар көнне мәдрәсә бинасында өйләдән соң, 12сәгать 30 минутта узачак. Дуслар, сезне шушы киңәшмәгә көтеп калабыз. Һәр кешенең үз яңалыгы, соравы, теләге, төшенмәгән мәсьәләсе булырга мөмкин. Һәрберегезнең килүе бик мөһим.
Мәчеткә килгән һәр мөселман күңел ризыгы, иман байлыгы алсын иде. Кем ашар ризыкка, сәламәтлеккә, аралашуга, дусларга, эшкә, җан тынычлыгына мохтаҗ – мәчеткә килсен! Тормыш матурлыгын тоеп, бер-беребезнең барлыгын белеп, ярдәм итеп һәм тирә-юньдәге халыклар сокланырлык итеп, алар да безгә кушылып, Мәчетебез йортында җәннәт бакчасыдай үсемлекләр-чәчәкләр үстереп, гыйбадәт кылып яшәргә насыйп булсын иде, иншәәАлла!
Очрашуга көтеп калабыз!
Раузалия Сөниева
Рәфидә Гатина
Алсу Нәҗметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X