Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Менә тагын көзләр җитте, менә тагын яфрак коела...

Урамда тулы куәткә алтын көз атлый. Тормыш шулай яратылган, кемнәрдер алтын көзне күрми, кемнәрдер ак карлы кышларга керә алмый... Менә безгә хат юллаган Зөлфирә апа Шәйхетдинованың ире, биш баласының газиз әтисе Рәфәгать абый ямьле җәйгә аяк баскан мәлдә, изге Рамазан аенда кинәт вафат була.

–Ирем Рәфәгатемнең янәшәмдә юклыгына һаман күңел ышанмый. Аның әйткән сүзләре, эшләгән эшләре, кылган гамәлләре мәңгегә истәлек булып калды. 29 нчы май көне безнең гаиләбез өчен кара датага әйләнде. Шул көннән башлап, безнең гаиләдә еш ишетелә торган сүзләр “кадәр” һәм “аннан соң”. Иремнең үлеме безнең биш балабызга да, үземә дә бик авыр кайгы булды. Хәзер дә җанымны кая куярга белмим. Рәфәгатемә кешеләр бик килә иде, ул ике аягын  югалтса да, беркайчан сыкранмады, мин аны эшли алмыйм, мин моны эшли алмыйм, – дип тормады, безнең гаиләдә бөтен эшне башлап эшләүче ир, әти булып калды. Ул элек-электән кешеләргә йортлар, мунчалар, каралты-куралар төзеп йөрде, аның кулы тимәгән йорт сирәктер. Урманасты Шунталысы авылында, туган колхозыбызда эретеп ябыштыручы булып эшләде. Ул бер көн дә эшсез утырырга яратмый иде, нинди бер көн, бер сәгать, бер минут. Ул чын ир кеше булып кала белде, гаиләсе өчен җан атты, авырлыкларны күп күрсә дә  сынмады. Шуңа да аның яхшылыкларын авылдашлар да онытмый, моны без авылдашларыбызның җылы мөгамәләсеннән сизәбез, мәсәлән, балаларны да, үземне дә беркайчан юлда утыртмыйча калдырмыйлар, рәхмәт авылдашларыбызга.
Иремне соңгы юлга озатканда авылыбызда килмәгән кеше калмады, барысы да кайгыбызны уртаклашты, һәр берсе үзеннән өлеш кертте.   Нишләптер шул соңгы көннәрдә ирем, сизенгән кебек, йорт тирәләрен, бакча якларын тәртипкә китерде, үзенчә җыенган, күрәсең. Ядкаре булып эшләгән эшләре калды. Кечкенә Зиләбезнең мәктәпне генә тәмамлаганын көткән, күрәсең.
Язмышлардан узып булмый, шулай язгандыр, дип, күңелебезне тынычландырырга тырышабыз. Чөнки калган кешеләрнең   хәлләрен дә язып бетерергә сүзләр җитми. Бу язмам аңа истәлек булсын, Рәфәгатемнең урыны җәннәттә булсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев