Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мәхмүт Фәттахов: “Лидерларны тәнкыйтьләү мөмкин түгел”

Алексеевск райпосы кооператорлары 2016 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында беренче урынны алдылар. Җирле кулланучылар җәмгыяте эшчәнлекнең барлык төрләре буенча республиканың башка районнары райполарын узып киттеләр. Узган атнада райпо пайчы вәкилләренең хисап җыелышында йомгак ясалды һәм бу елга бурычлар билгеләнде.

Президиумның хөрмәтле кунаклары арасында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та бар иде. Ул, Алексеевск кулланучылар кооперациясе барлык өлкәләрдә дә байтак уңышларга иреште, ләкин әзерләүләр беренче урында торды, тора һәм торачак, дип басым ясап әйтте. Мәхмүт Габделхәмит улы дәүләт программалары һәм республика ярдәме турында сөйләде һәм: "Райпо - ул республика терәге, ләкин республика да, үз чиратында, кулланучылар кооперациясенә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте.
Район башлыгы Владимир Козонков, Алексеевск райпосы коллективы Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә грамоталы, профессиональ һәм ипле эшли, диде. Владимир Константинович шулай ук Мәхмүт Фәттаховка кулланучылар кооперациясенең һәм административ ресурсның уртак эшендә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте. Район башлыгы кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә башланып киткән елда уңышлар теләде, тагын бер кат әлеге өлкәнең яшәве һәм үсүенең мөһимлеген басым ясап күрсәтте.
Алексеевск райпосы идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллинның сүзләренә караганда, 2016 ел кулланучылар кооперациясе өчен әһәмиятле ел булган, чөнки нәкъ менә узып киткән елда Татарстан Республикасында кулланучылар җәмгыяте төзелүнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Җиңел булмаган әһәмиятле үзгәрешләр чорында Алексеевск кулланучылар кооперациясе үзгәргән шартларга җайлашып кына калмады, ә бәлки үсешкә дә ирешә алды.
- Безнең райпо 49 торак пунктка хезмәт күрсәтә, тагын тугыз авыл азык-төлек белән автолавкалардан тәэмин ителә,- диде ул. - Ләкин кайбер авырлыкларга да карамастан, райпо спонсорлык ярдәме дә күрсәтә, район һәм республика чараларын үткәрүдә актив катнаша.
Эштә иң кирәкле юнәлешләрнең берсе булып әзерләүләр эшчәнлеге кала. Илнур Хәйбуллин, башка тармаклар белән бергә нәкъ менә шул сегмент үсәргә тиеш, дип ассызыклап әйтте. Ә бу тармак табышлырак булсын, әзерләүләр күләме артсын өчен килешүләр системасын үстерергә, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә һәм районда гына түгел, ә аннан читтә дә сату базарларын эзләргә кирәк.
Алексеевск райпосы идарәсе рәисе, кадрлар предприятиенең уңышлы эшләү нигезе булды һәм шулай булып кала да, диде:
-Кулланучылар кооперациясе өлкәсендә тәҗрибәле, хезмәт сөючән белгечләр эшли, алар белемнәреннән һәм күнекмәләреннән тыш, үз эшләрен чиксез яратулары белән дә аерылып торалар.
Әлеге социаль әһәмиятле өлкә хезмәткәрләре арасында "Җәмәгать туклануы" белгечләрен, атап әйткәндә, Резидә Миңһадиеваны, Светлана Шарованы, Зөлфия Рыбакованы, Фәния Вәлиуллинаны, Людмила Рябованы билгеләп үттеләр. Шулай ук кибет мөдирләре Венера Крылованы, Гөлфирә Җаббарованы, Валентина Герасимованы, Валентина Арсеньеваны, Алсу Хәнәфиеваны һәм Венера Аделшинаны да игътибарсыз калдырмадылар. Сергей Доронов һәм Светлана Зотова җитәкли торган "Коопторг" кулланучылар җәмгыяте 17 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
- Авылда сәүдәне оештыру, җәмәгать туклануын үстерү, әзерләү һәм җитештерү эшчәнлеген җәелдерү белән бәйләнгән беренче карашка күзгә бәрелеп тормаган эш артында халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән җаваплы һәм авыр хезмәт ята. Район хакимияте, Татпотребсоюз аппараты белән ипле партнерлык мөнәсәбәтләре безне яхшырак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итә. Шундый фикердәшләр һәм фидакарь хезмәтчәннәр коллективы белән без алдыбызга куелган бурычларны хәл итә алачакбыз, дип ышанам, - диде сүзен йомгаклап Илнур Хәйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев