Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Мине бар нәрсәгә өйрәт...”

Бухгалтер һәм ветфельдшер гаиләсендә туа, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Казанның барлык югары уку йортлары арасыннан пединститутны сайлый - яраткан математика укытучысы дәресләре бишкә генә укучы кызга тормыш күрсәткәнчә, бердәнбер тугры юлга юнәлеш бирә. Бүген дә Татьяна СМИРНОВА - Биләр мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучыларының берсе, ул күп кенә медалистлар чыгарган һәм...

Укып бетергәннән соң эшкә билгеләү комиссиясе карары белән яшь укытучының педагогик юлы Зур Полянкада тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары вазыйфасыннан башлана. Татьяна Петровна математик буларак дәресләр алып бара, ә тәрбияче сыйфатында балалар белән күп эшли: дәрестән соң вакытны истәлекле вакыйгалар белән тулыландырырга тырышып, бергә бәйрәмнәргә әзерләнәләр, кичәләр үткәрәләр. Полянкада Татьяна кияүгә чыга һәм өч елдан туган ягы Биләргә кайта.

Элеккеге остазлары, шул исәптән укучысына тормышка юл күрсәткән математика укытучысы Екатерина Осиповна Маскаева белән иңгә-иң куеп эшләү үзенең нәтиҗәләрен бирә: Татьяна өлкән хезмәт-тәшләреннән отып алып, бик тиз тәҗрибә туплый. Смирнованың дәресләре - төгәл төзелгән, яхшы уйланылган, сыйныфтагы һәр укучының фәнгә осталык дәрәҗәсе исәпкә алынган, балаларга ошый, хезмәттәшләрендә кызыксыну уята. Татьяна Петровна үзенең эшләнмәләре белән киңәшмәләрдә чыгыш ясый, ачык дәресләр үткәрә, профессионал дәреслекләр бастыру өчен мәкаләләр әзерли, конкурсларда катнаша.

Вакыт үтү белән хөрмәтләүләр дә килә: педагогик тәҗрибәсен таратуы өчен, дипломнар, район, республика, Россия дәрәҗәсендәге грамоталар. Ул "Белем бирүдәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнә, ә хезмәттәшләре аны район математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе итеп сайлыйлар. Мәктәптә дә өстә-мә эш барлыкка килә: 2001 елдан Татьяна Смирнова завуч булып эшли башлый. Күптән түгел ирешелгән уңышы - "Интеллектуаль педагогик галерея" өлкәара конкурсында "Сәләтле балалар белән эшләү" программасы өчен өче-нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Хәзер Татьяна Смирнова - югары категорияле педагог. Ул өлкән сыйныфларда математика укыта, үзенең гади булмаган фәнен, формулалар һәм теоремалар лабиринтында укучылары югалып калмасыннар өчен дәресләрен үтә бер осталык белән үзенчәлекле итәргә тырыша. "Һәр бала дәрестән кечкенә генә булса да бер җиңү белән китәргә тиеш," дип саный ул. Татьяна Петровна укытып чыгарган укучылар арасында - район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, "КШ-Агро" ААҖ баш бухгалтеры, медаль иясе Людмила Тюрина. Мәктәпне тәмамлаган Айгөл Әбрарова исә Санкт-Петербург вузларының берсендә белем ала.

Укытучының планнары бихисап, ул методик берләшмә җитәкчесе буларак та, укыту бүлеге мөдире буларак та, үз алдына яңадан-яңа бурычлар һәм максатлар куя. Яңа дәүләт стандартларына күчәсе бар, моңа үзең дә әзерлекле булырга тиешсең, үз артыңнан коллегаларыңны да ияртә белүең зарур. Методик берләшмә алдына БДИ һәм ДЙА буенча белем сыйфатын күтәрү проблемасы куела, моның өчен практик семинарлар үткәрелә, шулай ук математика олимпиадаларында укучыларның белемнәрен арттыру өстендә дә эшләү сорала. Мәктәп киләсе елдан "ЭВМ операторы" һөнәренә укытуны планлаштыра, бу да завуч өчен өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Әле тагын 2014 елның "математика елы" буласын да исәпкә алсаң, әлеге көч-куәте ташып торган, үз яшен сизмәгән бу кешенең үз җилкәсенә нинди йөк алырга әзер торуын күзаллап була.

Татьяна Петровнага аның барлык эшләрендә уңышлар һәм күптәнге хыялының - үз эшен дәвам иттерүчесен тәрбияләвен телисе килә. Ул моңарчы әле үзе укытып чыгарган бер генә укучысының да математика укытучысы һөнәрен сайламавына көенә, югыйсә бит яшь фикердәшенә тапшырасы белеме, осталыгы һәм күнекмәләре күп аның. Үзе дә бит ул кайчандыр, арык җилкәләренә җиңел булмаган һәм гаҗәеп йөк - балаларга белем бирү вазыйфасын алып, яраткан укытучысы кулыннан тылсымлы эстафета таякчыгын кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев