Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мәктәпләрдән язалар

Редакциябезгә беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары хат юллаган.

- Яңа́ ел - күп халыклар тарафыннан елның беренче көнендә уздырылучы бәйрәм. Бу бәйрәмне балалар гына түгел, олы яшьтәгеләр дә көтеп ала. Һәр кеше киләсе елны зур өметләр белән башлый. Ел дәвамында куйган максатларына ирешү, хыялларын тормышка ашыру өстендә эшли. "Яңа елны ничек башласаң, елны шулай уздырырсың", - дигән әйтемгә таянып, яңа елны һәркем күңелле итеп, мул табын янында, якын кешеләре белән бергә үткәрергә тырыша. Безнең мәктәп укучылары да бу традициядән читтә калмады.

Быелгы чыршы бәйрәме безнең мәктәбебездә шаулап-гөрләп узды. Элеккеге чыршы бәйрәмнәреннән хәзерге заманга хас җитезлек, тапкырлык белән аерылып торган әлеге бәйрәм балаларның күңелендә шатлыклы хатирәләр калдырды булса кирәк. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай, Кар кызы, Су анасы, Убырлы карчык һәм Куян балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар. Балалар татар милли көйләренә биеделәр дә, җырладылар да, Кыш бабайга шигырьләрен дә сөйләделәр. Чыршы тирәсендә оештырылган төркемле һәм парлы уеннарда көч сынашканда балалар соңгы көчләрен дә кызганмадылар. Әти- әниләр һәм дуслары дәррәү кул чабып көч биреп тордылар, якыннары өчен сөенделәр, үзләре дә уйнадылар, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Шундый күңелле бәйрәмне оештыруга төп өлешне кертүче Лилия Шәйхетдиновага, мәктәбебез администрациясенә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына балалар һәм килгән кунаклар зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Без, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, барлык милләттәшләребезне, якташларыбызны Яңа ел белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев