Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Наилә Тәлгать кызы Вәлиева 55 яшьлек юбилеең билгеләп үтә

Изге һөнәр иясе.

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтергә була. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.

Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керәләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтәләр.

Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли.

Бүгенге язманың герое да – югарыда әйтелгән сыйфатларга ия булган, гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган Наилә Тәлгать кызы.

1967 елның 7 февралендә, Урта Тигәнәле авылында, кышкы салкын суык көннәрнең берсендә, гаиләнең беренче шатлыгы булып, Зөлфия апа һәм Тәлгать абый Шагвәлиевлар гаиләсендә дөньяга килә Наилә. Кызның балачагы шул авылда үтә. Үзеннән соң бер-бер артлы дөньяга килгән сеңелләрен дә карап үстерешә кыз.

1974 елда Урта Тигәнәле урта мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтына физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1989 елда Наилә Тәлгать кызы Чишмә (Родники) мәктәбенә физика һәм математика укытучысы итеп эшкә кайта. Шул ук елны үзенең тиң ярын Газинурны очратып, кияүгә дә чыга. Тормышларын ямьләндереп бер-бер артлы кызлары Динә белән Гөлзада туа.

1991 елдан Наилә хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә дәвам итә. Биредә ул башта химия һәм математика фәннәрен укыта. 2001 елда үзенең остазы Клара Кари кызы лаеклы ялга китү сәбәпле, физика фәнен укыта башлый. 2017-2021 елларда Наилә Тәлгать кызы уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын да башкара. Хәзергесе вакытта ул математика һәм физика фәннәрен укыта.

Наилә – үзенең бөтен гыйлемен укучыларына өләшүче мөгаллимә. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Гыйлемнең иң кыйммәтле байлык икәнлеген аңлый һәм аңлата да белә. Һәр укучысына да шәхси якын килә, аңа зур шәхес итеп карый ул.

Наилә Тәлгать кызы – кешелекле, тирән белемле, иҗади эшләүче, тырыш укытучы. Ул авыр, катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын таба һәм башкаларга да күрсәтә, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Максатчан укытучы замана белән бергә атлый, һәрвакыт эзләнә һәм укый.

Наилә гаиләсендә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Янында аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше – Газинуры.

Кайчан карама, алар йортыннан кунаклар өзелми. Һәр кешене ачык йөз, тәмле сый – хөрмәт белән каршы алу Наилә өчен гадәти хәл. Соңгы елларда гаиләләре тагын да ишәйде: хәзер ул дүрт онык – Камилә, Дамир, Раян, Әмир өчен өзелеп торучы кадерле дәү әни.

Кеше гомере уянып килүче табигатьне сизелер – сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек. Наилә Тәлгать кызы өчен бу ел олы юбилей елы. Хезмәт эшчәнлеге башлануга да 32 ел булган икән. Эш дәверендә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән кеше.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. 55 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

 

 

Иң изге теләкләр белән Урта Тигәнәле урта мәктәбе коллективы һәм профсоюз комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X