Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Нечкәбил-2018”. Нәтиҗәләр.

8 сентябрьдә Яңа Чишмәдә “Нечкәбил-2018”нең ярым финалы булды. Шушы нык һәм тату гаиләләрнең республика конкурсы – Татарстанның горурлыгы һәм казанышы. Алексеевск, Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Азнакай районнарының унбер уңышлы, чибәр хатын-кызы сәхнә мәйданчыгында бик шәп чыгыш ясады.

айонны Урманасты Шунталысыннан Земфира Вәлиева һәм аның 13 кешелек гаиләсе тәкъдим итте. Һәр конкурсант хатын-кыз  үзен күрсәтергә һәм тантаналарда катнашучы булып чыгыш ясарга куркып тормады.
Земфира Ислам кызының программасы “Бабай чишмәсе янында Земфираның туган көне” дип аталды. Җыр-хореография композициясе  туган авылы, гаиләсе һәм бабалары турында аның матур итеп сөйләве белән аралашып барды.
“Нечкәбил” форматы –конкурс, анда җиңелүчеләр юк. Барлык катнашучылар һәм аларның гаиләләре истәлекле бүләкләр, дипломнар, төрле номинацияләрдә призлар белән бүләкләнде. Вәлиевлар гаиләсе  “Гаилә бәхете серләре” номинациясендә һәм “Иң яхшы әни” рәсемнәр конкурсында (конкурсантның оныкалары Сельвина белән Ралина катнашты) җиңү яулады.
Теләсә кайсы катнашучы өчен төп бүләк – бу гаилә  тылының ныклыгы һәм ышанычлылыгы, якыннарыңның мәхәббәте һәм гаилә учагының җылысы. Алексеевск районының мәдәният бүлеге һәм Вәлиевлар гаиләсе Суфия Ислам кызы Әхмәтҗановага ярдәме өчен рәхмәт әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев