Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Кызганычка каршы барлык ата-аналар да үз балаларына дөрес тәрбия бирә алмый. Еш кына эш районның махсус кураторлык хезмәтләре катнашуына барып җитә.

6 августта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

13 материал каралды, аларның җидесе ата-аналарның балигъ булмаган балаларын үстерү һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве турында сөйли. Тагын ике очракта балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды, алар бер елда берничә тапкыр кабатланган. Шулай ук профилактика субъектларыннан 6 ходатайство да булды.

Берничә вакыйга турында тулырак сөйләячәкбез.

Ялган чакыру өчен штраф

10 яшьлек кыз Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә телефоннан аңа яныйлар һәм кыйныйлар дип ялганлап шалтырата. Материаллар җыю барышында, мәгълүмат расланмады. Кызның әнисенә кисәтү рәвешендә административ җәза бирелгән, чөнки гаилә элегрәк комиссия тарафыннан каралмаган. Хәбәр ялганмы - юкмы икәнлеген беркем дә 100% гарантия белән әйтә алмый.

Кеше тормышы белән шаярырга ярамый. Шуңа күрә коткаручылар, табиблар һәм полицейскийлар һәр шалтыратуга җавап бирергә мәҗбүр. Әмма бригада белән махсус автомобиль шундый ялган чакыруга барган чакта кемгәдер реаль ярдәм кирәк булырга мөмкин. Ул чакта нәрсә эшләргә?

Кичке 10да өйдә булырга!

7 яшьтән 18гә кадәрге балалар төнлә белән кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр урамда булырга тиеш түгел. Опекун гаилә бу гади кагыйдәне үтәми. Хокук сакчылары төнлә белән урамда опекун гаиләсендә тәрбияләнүче баланы тоткарлыйлар һәм гаиләсенә тапшыралар. Балигъ булмаган бу малайның мондый соңарулары беренче генә булмавы ачыкланды. Опекунга 2000 сум күләмендә штраф салынды.

Шул ук маддә буенча, 2003 елда туган кызлары караңгы вакытта урамда булган тагын бер ата-

ананы җәлеп иттеләр. Әнисе элегрәк тә мондый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылу сәбәпле, аңа да 2000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Эчүче ата-аналар - бәхетсез балалар

Балигъ булмаган балалар каршында исерек килеш тавыш чыгарган өчен тагын бер гаилә символик штрафка тартылган. Ата-аналар белән, әлбәттә, тиешле әңгәмә үткәрелде һәм начар гадәтләрдән дәваланырга киңәш ителде. Эчүче гаилә нәтиҗә ясармы - юкмы вакыт күрсәтер. Балалар ата-аналар аша конкрет хәлләрдә үз-үзләрен тоту, кешеләргә карата мөнәсәбәт, гаиләсе үтәгән кыйммәтләр, кагыйдәләр, әхлак һәм җәмгыять нормаларына бәйле тәҗрибә туплыйлар. Нәкъ менә ата-аналар беренче итеп ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклекне күрсәтәләр. Алар үз тәҗрибәләре белән баланы өйрәтәләр һәм аның шәхесен формалаштыралар. Исерек ата-аналар балаларга тиешле игътибар күрсәтмәгән, өстәвенә, балалар психикасын исерек килеш «бозган» очракта нәрсә килеп чыгарга мөмкин?

Шүрләп кенә котылды

Баласы югалган ата-аналарның хисләрен күз алдыгызга китерегез. Район үзәгендә яшәүче ханымны кече улы вакытында урамнан кайтмавын аңлагач курку хисе чолгап ала. Әнисе сүзләренә караганда, ул аны үз йортлары янында берничә минутка караучысыз калдырган. Бала олы абыйсына Кама елгасы ярына барачагын әйткән. Баланы эзләүгә хокук сакчылары керешкән. Бәхеткә, кечкенә шаян малай зыян күрми һәм тиздән өенә үзе кайта. Баласын карауда тиешле игътибар җитмәгән өчен әнисенә әлегә кисәтү генә чыгарылды.

Көче бар, акылы юк

Балаларының кыргый кыланышлары өчен берьюлы ике гаилә җавап тотты. Ике балигъ булмаган кыз Бутлеров урамында тротуар юлы буенда урнашкан 5 (!) декоратив койманың өске секцияләрен җимергән. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән милекне бозу турында әңгәмә үткәрелде. Кызларның берсе элек кылынган хокук бозу өчен балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәгә учетка куелган инде. Хәзер аның дус кызы да шул ук җазага тартылачак.

Аларның энергиясе белән тротуарларны себереп торырга, кышын кар чистартырга…

Шешә баладан кыйммәтрәк

Ике хатын-кыз спиртлы эчемлекләр куллануда тотылган. Ә хатын-кызларның балигъ булмаган балалары бар. Алар белән мондый яшәү рәвешен алып бармау, алкоголь куллануның зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Бу гаиләләр профилактика субъектлары тарафыннан контрольгә алынды. Аңга килегез!

Бала - уенчык түгел

Район үзәгендә яшәүче, эшләргә яратмаучы бер ханымнан баласын алырга һәм тәрбиягә икенче гаиләгә бирергә мөмкиннәр, 1 сентябрьгә кадәр гражданка комиссиягә тиешле документлар тапшырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X