Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әнием - минем кояшым Туган авыл! Туган нигез!

Бу сүзләр миңа бик изге һәм бик кадерле. Үзем еракта яшәсәм дә туган ягыма бик еш кайтам.

Чөнки анда өзелеп, сагынып көтеп торучы әти – әнием яши. Әнием – Гөлфия табигате белән искиткеч гүзәл Коры Көрнәле авылында Миңзифа дәү әнием белән Әнүр дәү әтием гаиләсендә өченче бала булып дөньяга туа.

Сандугачлар сайравын, чишмәләрнең чылтырап акканын, урман шаулауларын тыңлап, күлләрендә коенып үскәнгәме әнием киң күңелле, якты йөзле һәм бик мәрхәмәтле.

Мәктәпне тәмамлагач, әниемнең иптәшләре зур шәһәрләргә юл ала, ә әнием туган туфрагын ташлап еракка китә алмый, үзенең Коры Көрнәле авылында эшкә кала. Баштан балалар бакчасында тәрбияче, аннан мәдәният йортында эшен дәвам итә. Ул бик матур итеп гармунда уйнап җырлый. Әнием җырлаганда әбиләрнең күзләрендә яшь тамчылары тәгәри. Чөнки алар үткән гомерләрен җыр аша сагынып искә төшерәләр. Әнием сәүдә эшен бик ярата, бу аның балачак хыялы. Теләген тормышка ашыру өчен ул Алексеевск райпосында сәүдә һөнәрен үзләштереп, озак еллар сатучы булып эшли.

Хәзер инде ул лаеклы ялда, әтием белән Алексеевск бистәсендә гомер кичерәләр. Әтием дә, әнием дә дини бәйрәмнәрне бик хөрмәт итәләр. Гарәп телен өйрәнеп, Коръән укыйлар. Күп еллардан бирле кәҗәләр тоталар. Мин үзем дә кәҗә сөтен бик яратам. Әни кәҗә сөте белән бик күп кешеләрне дәвалады. Әти - әни бик кунакчыл, ачык кешеләр. Кайчан карама алар да һәрчак кунаклар. Минем әнием сабыр, тырыш, уңган кеше. Безне ул олыны-олы кечене -кече итәргә өйрәтте, үзе дә кешеләр белән ягымлы тавышы белән аралаша. Әни пешергән ризыкларны татып карасагыз, телегезне йотарсыз, ул бик күп итеп кайнатмалар ясый, ул ясап куйган гөмбәләрне бөтен танышлары бик мактап ашый! Тиздән әниемә 60 яшь тула. Яз аенда тугангамы әнием гөлләр ярата, ул аларны үстереп туган көннәргә бүләк итә. Әниемнең исеме дә үзенә туры килеп тора, Гөлфия –гөлгә ошаган дигән мәгънәне аңлата.

Без, әниебезне 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шулай көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел булып кал. Киләчәгең, туар таңнарың бәхетле булсын. Авырмый, кайгы хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, балаларыңның, туганнарыңның игелеген күреп әтием Габдуллаҗан белән безне сөендереп пар канатлар булып яшәгез. Минем әнием дөньядагы ин матур әни. Ул иң яхшы әни! Мин әниемне бик яратам. Дөньядагы барлык әниләр дә минем әнием төсле игелекле булуын теләр идем. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәбез, олыгайган көнендә терәге булырбыз.

Кемгә бала, кемгә апа,

Кемгә сеңел һәм туган.

Матур язны җылы итеп

Бу дөньяга син туган.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

 

Кызың Зөһрә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Яр Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев